Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кыздырылган роллы ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булыр: 330 г дөге, 1,5 стакан салкын су, 4 аш кашыгы дөге өчен махсус уксус, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз.

Дөгене дуршлагка салып, алып торган су астында яхшылап юабыз. Суы саркыган дөгене кәстрүлгә салып, өстенә салкын су агызып, 30 минутка калдырабыз. Кәстрүлдәге дөгене көчле утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач та, газны кысып, кәстрүл капкачын ябып, 10 минут пешерәбез. Газны сүндергәч, капкачны ачмыйча дөгене 10 минут тотабыз. Ул арада аерым савытта уксус, тоз, шикәр комын болгатабыз. Дөге әзер булгач, өстенә шушы уксуслы катнашманы салып, сак кына болгатабыз, дөгене изә күрмәгез.

Роллы әзерләү өчен кирәк булыр: алдан әзерләнгән дөгебез, нори, кыяр, ысланган тавык ите, эремчекле сыр (творожный сыр). Башта нори өстенә эремчекле сыр җәябез, аннан тавык ите, кыярны куябыз, әйләндерәбез. Махсус бамбуклы өслеккә целлофан пакет җәеп, шуның өстенә дөгене таратып, роллыларны әйләндерәбез.
Кляр өчен: 5 аш кашыгы он, 150 мл су, 1 йомырка. Барысын да бергә болгатабыз.

3 савыт әзерлибез. Берсенә он, икенчесенә кляр, өченчесенә темпура яисә сохари валчыгын салабыз. Шул тәртиптә роллыларны әвәләп алабыз. Кызган майда һәр ягын кыздырып алабыз. Бер роллыны 6 кисәккә бүләбез.

Гөлназ Хаиева рецепты

https://vatantat.ru/2021/03/48912/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев