Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма

"Татар ашлары" социаль челтәр төркеменнән кызыл һәм ак карлыганнан кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

Кызыл һәм ак карлыганнан гадәттә желе, компот һәм соклар әзерлиләр. Кызыл яки ак карлыганнан кайнатма әзерләргә булсагыз, аны өч мәртәбә кайнатырга кирәк.

1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст су.

Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар ширбәт коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, ширбәтен агызырга.

Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга.

Ширбәтне уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга.

Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.

intertat.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт