Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Кызым, янып бетәбез, үләбез... Әтиеңнең кайда икәнен белмим..."

Балтач районы Салавыч авылында яшәүче Фазлыевлар гаиләсенә йокларга яткан җирләреннән урамга чыгып йөгерергә туры килә — аларның өйләре яна башлый.

Фаҗига турында кызлары Гөлинә Интертат хәбәрчесенә сөйләгән.

«Мин Казанда укыйм, эшлим. Әниләр авылда Салавычта торалар. 30 декабрь көнне кичке 9ларда әни белән сөйләштем. Алар мәдәният йортыннан маскарадтан кайтканнар гына иде. Бер-беребезгә тыныч йокылар теләшеп саубуллаштык. Әниләр дә тиздән йокларга ятачакларын әйттеләр. 30-40 минуттан соң апам: «Гөлинә, өйдә нәрсә булган соң? Әни белән сөйләштеңме, кайчан? Яңадан шалтыратып кара әле, әни миңа бернәрсә дә әйтми, анда нәрсәдер булган», — ди.

Әнигә кабат шалтыратканда: «Кызым, янып бетәбез, үләбез, — дип кычкыра, елый иде. — Мине күршеләргә алып кереп киттеләр, дарулар эчерделәр. Әтиеңнең кайда икәнен белмим», — диде. Шуннан соң мин сыйныфташыма шалтыраттым да, без төнлә авылга кайтырга чыктык», — дип сөйләде Гөлинә Фазлыева.

Алар авылга ике сәгать чамасы кайталар. Гөлинә өйләренә кайтып җиткәндә янгынны инде сүндергән булганнар. «Мин кайтып җиткәндә йортыбыз каршында ике янгын сүндерү машинасы тора иде. Өй тышкы яктан караганда әйбәт кенә сакланып калган кебек.

Әти дә табылды: янгын сүндергәннән соң ул шунда өй эчендә булган, нәрсәдер эшләп йөргән. Өй эче кап-кара, бөтен әйбер җимерелгән, беткән инде…» — ди авыр сулап Гөлинә.

Рәзинә һәм Рәсим Фазлыевлар белән төп йортта тагын аларның улы, аның хатыны һәм ике кечкенә балалары да яшәгән.

«Әти-әни белән бергә абыйның гаиләсе дә тора иде. Аларның 4 һәм 7 яшьлек балалары бар. Йокларга яткан җирләреннән алар урамга чыгып чапканнар. Икесе дә киемсез, олы малай, гомумән, урамга яланаяк чыгып баскан. Балаларны күрше апа үзләренә алып йөгергән.

Электрик духовка артындагы электр чыбыклары ялганышыннан ут чыккан, диде. Әни әйтүенчә, соңгы көннәрдә аның белән кулланмаган да булганнар.

Әти ятар алдыннан аш бүлмәсенә су эчәргә чыга. «Чатырт итте дә, ут дивар буенча менеп тә китте», — дип сөйләде. Алар утны сүндереп тә маташканнар, тик сүндерә алмагач, урамга газны ябарга, электр өзгечен (рубильник) төшерергә дип чыгып йөгергәннәр. Авыл кешеләре дә булышырга килгән», — дип дәвам итте Гөлинә.

Фазлыевлар гаиләсенең йорты агачтан булган. Ут йорт янындагы каралты-кураларга, мунчага тимәгән. Хәзерге вакытта Рәсим һәм Рәзинә мунчада торалар.

«Мине ашыгыч рәвештә эшкә чакыртып алдылар, шуңа эшкә Казанга килергә туры килде. Авылга кайтсам, мин дә әти-әни янына мунчага кайтам инде… Киемнәр дә калмады, балалар бернәрсәсез. Абыйның олы улы укырга 1 сыйныфка кергән иде, бөтен мәктәп кирәк-яраклары янып бетте. Йорт эчендә калган киемнәр корымлы, юып та бетми. Күршеләр, туганнар булыша: матрацлар, киемнәр китерәләр. Килен балалар белән үзенең әти-әнисе янына Яңгулга китте, әлегә шунда торалар. Балалар көн саен: «Өйгә кайтасы килә. Әби янып үлде бит безнең», — дип елыйлар икән. Телефоннан видеоэлемтә аша шалтыратып сөйләшкәч, битләре алсуланып китте, тынычланып калды сабыйлар.

Өйдән бер әйберне дә алып чыга алмадык. Әти документларны гына алырга өлгергән. Абый ул көнне хезмәт хакы алып кайткан булган, ул да куртка кесәсендә калып янган. Хәзер йортны әкренләп сүтәбез инде, анда яшәп булмый, яраксыз хәлгә килгән», - диде Гөлинә.

Кыш көне бер мизгел эчендә Фазлыевлар бернәрсәсез кала. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

2202 2003 7701 1455 (Сбербанк)

89173928366 Фазлыева Гулина Расимовна. Шушы телефон номерына Тинькоф һәм Ак барс банк карталары да беркетелгән.

 

Ләйсән Рәхмәтуллина, Интертат

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын