Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кызын күтәреп, тәрәзәдән сикергән...

Иртә белән бу ирнең хатыны авариядә һәлак булган.

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында бер ир, биш яшьлек кызын күтәреп, фатир тәрәзәсеннән сикергән. Кызганычка каршы, алар һәлак булган.  

Бу көнне иртән әлеге ирнең хатыны Киев шоссесында йөк машинасы һәм минивэн белән юл-транспорт һәлакәте корбаны булган. Ир үзе авариядә гаепле була, ул рульгә идарә итәлми алда торган КамАЗ машинасына килеп бәрелә. Аннан соң аны дәваханәгә илтәләр. Хатыны шул урында үлә.

Аның кызы көндез туганнары янында була, әмма әтисе аны килеп ала, шуннан соң алар бергә йөрергә чыгып китә.

Һәлак булган ир дәваханәдән качып киткәнме яисә аны чыгарганнармы, әлегә билгесез булып кала. Аның психоневрологик диспансерда исәптә торуы да билгеле, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: кп.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән тәрәзәдән сикергән