Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Кызын төтен арасыннан кычкырып эзләде..."

5 яшьлек сабый куркып качкан булган, ахры...

Кичә Әлшәй районында булган коточкыч фаҗига турында язган идек инде. Анда 17.30 сәгатьтә Шафран авылында булган янгында 62 яшьлек пенсионер белән 5 яшьлек кыз һәлак булды.

Гаилә башлыгы Ринат белән хатыны Динә өйләренә кайтып җиткәндә күршеләре Динәнең паралич суккан әтисен урамга чыгарып өлгергән була инде. Ул төтенгә агуланып үлгән була. Динә, кызын эзләп, өйгә кереп йөгерә. Аны янгын сүндерүчеләр дә туктата алмый. Кычкырып кызын эзли, әмма баланы тиз генә таба алмыйлар. Күрәсең, ул куркып качкан була. Бераздан аны аңсыз хәлдә тапканнар, балага дәваханәдә дә ярдәм итә алмыйлар...

Ринат белән Динә 15 ел элек өйләнешкәннәр. Озак вакыт аларның балалары булмаган. Өй сатып алып, тормышларын тәртипкә китергәннән соң, күптән көтелгән шатлык булып, уллары туа аларның. Ә өч елдан кызлары да дөньяга аваз сала. Гаиләне яхшы яктан гына искә алалар, балаларын бик яратуларын ассызыклыйлар. Әлеге вакытта гаилә Ринатның әти-әнисенә күченгән.

Җирләү эшләреннән соң, өйләрен тергезергә уйлый алар. Әгәр дә сез янгында берьюлы ике якын кешесен югалткан гаиләгә ярдәм итәргә телисез икән, үз көчегездән килгәнчә өлеш кертә аласыз. Саклык банкы картасы 8(905)356-85-29 номерына бәйләнгән, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын бала үлгән