Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көз кызлары җыелган аланда

Бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасында “Көз бәйрәме” гөрләп үтте.

Күңелле дә, моңсу да чагыбыз башланды. Балаларыбызның балалар бакчасында соңгы еллары, яңа уку елыннан алар инде мәктәп укучысы буласы. Бакчада үткәрелгән һәрбер бәйрәм безнең өчен хәзер сөендереп тә, шул ук вакытта соңгысы бит инде дигән, күзләргә яшь китерә торган хисләр белән уза. Кызганыч, быелгы бәйрәмдә әти-әниләр катнаша алмады. Коронавирус әле дә үз кагыйдәләре буенча яшәтүне дәвам итә, тик нишләтәсең, балалар һәм тәрбиячеләр сәламәтлеге беренче урында.
Бәйрәм иртәсенә кадәр һәрбер әнигә бирем бирелде – кием әзерләргә. Егетләребезгә генә кагылмады бу, ә кызлы әниләр фантазияләрен эшкә җиктеләр. Күлмәкләрне, башка ободок, эшләпәләрне ничек итеп кенә ясамадык. Кызларыбыз үзләрен чын көз кызлары итеп хис иттеләр һәм бәйрәмнең сихри күренешләренә кереп тә киттеләр. Фото һәм видеолардан гына карап бәяләсәк тә, бакчабызда моңарчыгы бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә үтте, әлегесе дә искәрмә булмагандыр. Рәхмәт Сезгә, бакчабыз хезмәткәрләре. Һәрбер баланы сөендереп, аларга сихри балачак хатирәләре бүләк итүегез өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы