Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күз тиюдән ничек сакланырга?

Мөселман кешесе күз тиюдән ничек сакланырга тиеш?

Күз тиюдән саклану өчен тәһарәтле йөрегез, намазлы булыгыз, тыйнак тормыш алып барыгыз, ягъни малыгыз белән масаймагыз.

Чын күңелдән Аллаһка ышанып, гөнаһларыгыз өчен ярлыкау сорагыз. Күз тиюдән булышучы дога: "Әгузу би-калимати Лләхи-т-тамати мин шарри ма халәк".

Мәгънәсе: “Ул тудырган явызлыктан, Аллаһның бер кимчелексез сүзләренә сыгынамын”.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): “Бу доганы укыган кешегә бернәрсә дә зарар китерә алмас”, дигән.

Яман күздән бигрәк тә балалар еш интегә. Шуңа күрә безгә аларны Пәйгамбәребез өйрәткән догаларны укып сакларга тырышырга кирәк. Ул оныклары Хәсән белән Хөсәенгә бу доганы укыган: "Агузу би-кәлимәти-лләхи-ттәммә; мин кулли шәйтанин уа хамма; уа мин кулли гайнин ләмма".

Мәгънәсе: “Мин сезне ике дөньяда булучы һәртөрле явызлыктан, һәрбер агулы еланнан, һәм һәрбер яман күздән саклауны Аллаһка тапшырам”, дип яза "Ислам нуры".

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Фануз Хабибуллин

Кызыл таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ырымнар күз тию