Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күздә – яшь, күңелдә – рәхмәт

20 сентябрьдә тормыш иптәшем Айдар юл һәлакәтендә вафат булды. Көтмәгәндә килгән бу хәсрәттән югалып калдык. Ярый әле янәшәбездә мәрхәмәтле, ярдәмчел кешеләр күп булды.

Бездә җитәкчеләр дә, гади халык та бик кешелекле, башкалар хәсрәтен дә үзенеке кебек кабул итә икән! Кайгыбызны уртаклашмаган, ярдәм итмәгән кеше калмады да бугай... Ихластан юату сүзләре әйткән, кайбызны җиңеләйтергә теләп, уртаклашкан, матди ярдәм күрсәткән,  соңгы юлга озату йолаларын башкарган барлык туганнарга, дусларга, авылдашларга, хезмәттәшләргә, балаларның сыйныфташларына, аларның әти-әниләренә, мәктәп коллективына газета аша чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

Айдар гади генә бер хезмәткәр иде. Зур вазифалар да биләмәде. Әмма аның дуслары, танышлары бихисап иде. Кылган гамәлләре белән (Айдар – Яңа Салавыч авылында мәчет төзетү эшендә башлап йөрүче иде – ред.) авылдашлар алдында гына түгел, район җитәкчеләре каршында да хөрмәт яулаган булган икән. Аны зурлап соңгы юлга озатырга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллинга, ул чактагы башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакировка, урынбасарларына, бүлек мөдирләренә, Айдар эшләгән “Төзекләндерү” ширкәте җитәкчесе Наил Габдрахмановка, барлык коллективка, “Татарстан” җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллинга, Рамил хәзрәт Бикбаевка, Габделфәрт абый Латыйповларга, гаиләбез исеменнән, чын ихластан рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә кылган яхшылык-изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын! Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Венера ВӘЛИЕВА,
Яңа Салавыч авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хисе