Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күзикмәк яки бәйрәм якынлашу белән күңел очып кайта сабый чакларга

... Үткәнемнән мөлдерәп карый миңа Күзикмәкле сабый чакларым...

Бәйрәм якынлашу белән күңел

Очып кайта сабый чакларга.

Кичке гыйбадәт шикелле хисем

Вөҗүдемә кереп чуала.

...Үткәнемнең бәхетле бер көне.

Таба исе чыккан өйләргә!

Бәйрәм бүген! Март кояшы нуры

Бөгәрләнеп яткан өстәлгә.

Тышта әле салкын. Март шарт итә,

Ә өйләрдә -язгы  яктылык!

Безнең  күңел мәтәлчекләр ата,

Куанычны булмый һич тыеп.

Тәрәзә төбендә тезелешкән

Тамчы,яран,кына гөлләре -

Әйтерсең лә, газәмәтле көнне

Котлап килгән бәйрәм гөлләме.

Бәйрәм салютыдай шарт-шарт итә

Мичтә янган каен утыны.

Морҗалардан чыккан таба исе

Бөтен ихатаны тутырды.

Әдрәс мәче биләмен оныткан,

Башын терәп йомшак ястыкка,

Байбичәдәй тып-тын күзәтә ул,

Биһүш булып безнең шатлыкка.

Ә аралык  белән мич арасы -

Бүген чып-чын көрәш мәйданы.

Бар да хәрәкәттә,бар да бии:

Табагачы,иләк,бәдьяны.

Нәнәбез дә анда – төп дирижер,

Ак яулыгын чөеп бәйләгән,

Кулларына һич тә күз иярми,

Мич алдында зыр-зыр әйләнә

Күмер төшү белән хәстәрли ул

Өч-дүрт җәем кайнар күзикмәк.

Каурый белән тиз-тиз майлап ала,

Тәмле исләренә түз генә!

Баг алмасы кебек күзикмәкләр -

Сабый чакның  иң-иң нигъмәте!

Ана назы, ана мәхәббәте

Шифа булып шунда күчкәндер.

Табын уртасында күзикмәкләр!

Өйгә кергән кояш- безнеке!

Куна тактасында күпереп ята

Вак күмәчләр кояш шикелле.

Тук-тук итеп бәрәңгесен төя;

Пәрәмәч тә пешә бит тагын!

 Бәлеш булырга дип нәүбәт көтә

Җамыякта балан катыгы.

Табагачның эше бүген хутта,

Бер-бер артлы бии табалар;

Ашбаз булган нәнә җәһәт кенә

Берсен сала,берсен аладыр.

Самавырга ару суын салды,

Ут үрләтте чыра,күркәгә.

Ялан кулы белән утлы күмерләрне(!)

Онытмады шунда өстәргә.

Утта пешми,туңмый торган куллар

Аналарда гына буладыр!

...Бәйрәм рухы, бәйрәм сые бүген.

Кайнап чыкты әнә самавыр.

Тастымалга төреп шикәр ваклый,

Уфа чәен сала чәйнеккә.

Мичен карый,безгә чәйләр  ясый –

Һәммәсенә ничек өлгерә!

Табага сала ярып бәрәңгене,

Тоз, бөтнеген сибә өстенә.

Гаилә ишле, ризык та мул кирәк –

“Үтүк” бәрәңгесен пешерә.

Мич башында бүртә әнә борчак-

Кичкә чумар ашы булачак.

Онтып буламы соң шул чакларны,

Ул бит безнең гамьсез балачак!

Кайгы җиле капка шакымаган,

Дөнья гаме ни ул – белмибез.

Өйдә бары кояш,нәнә нуры –

Бу бәхетне аңлый белдекме?!

... Еллар үтте. Ил- җирләрне гиздем,

Кайда гына тәкъдир йөртмәде!

Сый-хөрмәтен, тәгамен дә күрдем

Төрле җирдә төрле милләтнең.

Итальяның милли пиццасын  мин

Аның ватанында татыдым.

- Алыслардан килең, авыз итең,-

Сыен сузды себер татары.

Төче мамалыгын авыз иттем

Кайнар канлы Кавказ халкының.

Синит, домерларын төрекләрнең,

Бишбармагын кардәш башкортның.

Һәрбер ризык үзгә.  Бәхәсләшмим.

Горурлыгы шушы милләтнең.

Тик шулай да алыштыра алмас

Тәүдә биргән анаң тәгамен!

... Бәйрәмнәр күп хәзер, кадере юк,

 Беркем белми аның саннарын.

... Үткәнемнән мөлдерәп карый миңа

Күзикмәкле сабый чакларым...

   

                                       

                                      Илсөя Һадиева

                                           Кариле авылы

                                         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ИЛСИЯ АПА ,КАЙНАР САМОВАРДАН ХУШ ИСЛЕ МЭТРУШКЭЛЕ ЧЭЙЛЭР ЭЧКЭН КЕБЕК БУЛДЫМ.ШИГЫРЕДЭ ШИГЕРЕ КЭЛЭМНЭРЕГЕЗ ЯЗУДАН ТУКТАМАСЫН ТАГЫНДА УКЫП КУАНЫРГА ЯССЫН.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искитмэле!Хезмэткэдэ чыгарып булмыймы?Бар кешедэдэ моннан уку момкинлеге юк,БИк эйбэт булыр иде.Эфэрин Илсоя апа!!!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Илсия апай. Жиренэ житкереп язгансыз. Рэхмэт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Молодец, ,Ильсия апаем! Ещё перевод ясно бир.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик шэп!!! Рэхмэт!!!