Календарьда беркемне дә битараф калдырмый, уйландыра, моңландыра, шатландыра торган бер бәйрәм бар: Өлкәннәр көне.
Өлкәннәрне генә түгел, сабыйларны да, эш күплекне, заман агышын сылтау итеп, хәл-әхвәл белешергә вакыт тапмаган балаларны да, элекке хезмәттәшләрне, җитәкчеләрне дә уятырга сәләтле бәйрәм бу. Балалар бакчасында, мәктәптә әби-бабайсына дип үз куллары белән ясаган бүләген күтәреп кайткан сабыйның ничек сөенгәнен күргәнегез бардыр. Аларның ихлас, самими шатлыгы бу мизгелдә өлкәннәргә дә күчә, ачлык-юклык чоры түгел, әмма кемдер килеп нәкъ шушы көн уңаеннан чәйгә дәшсә, яки күчтәнәчләр тотып килсә, шатлыктан,хис-тойгыдан күзләрдә очкын кабына - башкалардан күргән игътибар, кадер- хөрмәт яшәр өчен куәт бирә. Их, тормыш мәгънәсен аңлау өчен адәм баласына әлләни күп тә кирәк түгел, кайчакта бер җылы сүз җитә дисәк тә, нигәдер, бу сүз еш кына күңелләрдә кала.
Иртән ашыга-ашыга эшкә чапканда, яки кичләрен тевизор, телефон экраннарына, интернетка кереп чумганда, кайдадыр безнең хакта әле дә балам дип җан атучы, бездән бер хәбәр кө теп кайгыручы барын истә тотып, уйлансак иде дә... Юк шул, көч-куәт ташып торганда алда әле гомер көәзләре дигән чор бардыр, бу көн безгә дә киләчәк бит дип уйлана белмибез шул. Кайчандыр бу буын да шундый булгандыр, бүгенге мул тормышыбыз алар катнашыннан башка гына пәйда булмагандыр бит дисәкме? Кызганычка, кайчакта тарих бездән башлана дип канатланабыз.
Ә гомерләрнең көзләре котылгысыз. Урыслар табигатьтә көзне дүрт этапка бүлә диләр: иртә көз, әбиләр чуагы, алтын көз, кара (глубокая) көз. Уйлап карасаң, кеше гомере көзләрендә дә мондый бүленешләр бар бит. Әле шунысы да бар: табигатьтә көз ул вакытлыча гына, салкын көзләргә алмашка кышлар килсә дә, алда тагын ямьле язлары өмет уята. Кеше гомеренең көзе исә мәҗбүрият. Аерма шунда гына: кемгәдер аның әбиләр чуагы, алтын көзе ише яктылык-матурлык, бәрәкәт күп булганы туры килә, кемгәдер...
Картлык дигән авыру-сызланулар сагалаган мохитта ялгызлык та юлдаш булса... Язмыш бит бу димик, кешеләр бит без, кайчак караңгы көзләрдә дә ялтыратып кояш чыгарырлык күңел байлыгы запасы бар бит бездә! Файдаланыйк, кулланган саен һич кимеми, арта гына бара торган запас икәнен дә онытмыйк. Көзләрдә дә язлар кабатлана, ди шагыйрь. Күңелләргә яз җылысы алып килсен ул, картлыкның шатлык икәнен тоярлык булсын. Елга бер килә торган Өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсе, көн саен шулай булсын!
Баш мөхәррир фотосы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев