Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Көзнең сихри бизәкләре

Табигатьтә алтын көз. Инде августтан бирле ук көз үзен сиздерә башлаган иде.Көз гаҗәеп матур,үзенчәлекле фасыл. Көз-минем яраткан фасылым димәс идем.Әмма үзенең матурлыгы белән таң калдыра.

Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Әллә нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә – барысы. Әйтерсең лә рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган.

Урманга керсәң, әкияттәге кебек матурлык. Агачлар да күз ала алмаслык. Зифа, нечкәбилле каеннар, нәзек усак купшы алтынсу шәлләрен ябынганнар, ә миләш, кып – кызыл булып, кызыктырып тора. Өрәңге үзенә бертөрле матур агач. Көзен өрәңгене яратам мин. Үзе генә дә ничә төсле. Агач яфракларыннан көзге букет ясап кую – көзге символ булып тора. Көзге кипкән яфраклар да хуш исле матур була.

Инде яфраклар җир өстенә, төсен югалткан чирәмгә акрын гына төшәләр. Җил исеп киткәч, төрле төстәге яфрак яңгыры башлана. Көзнең сихри бер мизгеле...

Көз – уңыш җыю чоры. Бакчалар тиздән буш калыр, бар кеше дә кышка тырышып әзерләнә. Кырлар зур – зур бушлык җире булып калды. Уңышлар җыелып бетте. Җәнлекләрнең дә хәзер кышка әзерлек чоры. Алар да эштә. Бу якларда калучы кошлар җылы итеп оя коралар. Тиздән аларның иң авыр чорлары – кыш җитә. Азык табуы авырлаша. Кайбер кошлар көч җыялар, аларның туган якларыннан әллә нинди чит, ерак җирләргә китәселәре бар.

Көз үзенең елак булуына карамастан, үзенчәлекле, юмарт чак. Рәсемнәрдә дә көз бик популяр.

Көз бүләкләргә бай. Күп кенә җиләк – җимеш көзен җитешә. Гөмбә җыю башлана. И кызык та инде! Гөмбә күргән саен, әниеңнән: “ Әни, бу ашарга яраклымы?”-дип сорыйсың да җыясың.Гөмбәләр дә, әкияттәге төсле, юл күк тезелгәннәр. Әйтерсең, гөмбәчеләргә юл күрсәтәләр. Үзенә бер төрле кызык.

Көзен фотоаппаратны кулымнан төшермим. Көзнең матурлыгын истә калдырасы килә.Әмма көз кыска шул.Көзнең бераз тагын да матур-матур пейзажлары белән сокланасы, көзге букетлар җыеп, табигатькә сокланып йөрисе килә.

Шакирова Илсинә,

Пыжмара мәктәбенең

9 класс укучысы.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

10

3

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көз