Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Күзәтүче булмаса да... (ачылып китеп)

Казанга кызларыма кунакка бардым. Яңа микрорайондагы күп катлы йортның җиденче катында яшиләр. Кич булып, утлар янгач, тәрәзә пәрдәләрен яба башладым.

–Әни, нишлисең? Бу авыл түгел бит. Җитмәсә, җиденче кат. Безне кем күрсен? Монда кеше кешене күрми дә, карамый да, – диде кызым.

Мин аңа үзем ишеткән бер хәлне сөйләдем. Казаннан яшьлек дустым Тәнзилә кунакка кайткач сөйләгән иде аны.

...М. унынчы сыйныфта укыганда К. исемле егеткә үлеп гашыйк була. Яшь аермалары шактый булса да, бик акыллы егет икәнен белгәнгә (М.ның әнисе эшли торган оешмада бер еллап эшли ул), әнисе дә каршы килми. Очрашулар, мәхәббәт тарихы М. унберенче сыйныфны тәмамлаганда уллары туу белән йомгаклана. Тик К. гына өйләнү турында сүз кузгатмый. “Вакыт эше”, – дип юана әни белән кыз. Институт дип хыялланган М. бала бага, әти кеше көндез эштә, кичен улы янында, ә төнгә үз өенә кайтып китә. Тормыш шулай яңа ел бәйрәменә кадәр дәвам итә. К. эшләгән оешмада балаларга яңа ел күчтәнәчләре тутыралар. Исемлектә К.ны да күреп, әни кеше бик шатлана, улын үзенә яздырган икән дип уйлый. Тик малай урынына исемлектә кыз язылган булуы гына шикләндерә. Мәсьәлә бик тиз ачыклана. Баксаң, К. өйләнгән, үз хатыны да кыз бала тапкан икән.

Әмма ул бу гаиләсен дә ташламый, килеп-китеп йөри, ярдәм дә итә. Тик: “Әгәр хатын белән барганда урамда очрасагыз, мин сезне “танымый” китәчәкмен, улым “әти” дип эндәшсә дә, “ялгыштың, малай”, – диячәкмен ди.

Күрәсең, М.ның яратуы шулкадәр көчле була, шушы сүзләрдән соң да араларын өзми. Тик күңелендә: “Ә теге хатыны белән ничек яши икән ул? Өйләрендә үзен ничек тота икән?” – дип кызыксыну барлыкка килә. Уен тормышка ашыру өчен биноколь дә сатып ала, җиденче каттагы фатирдагы “тормыш”ны күзәтү өчен урынны да таба...

–Менә шундый хәлләр. Ә син, кызым, җиденче катттан берни күренми дисең, – дип, хикәятемне тәмамладым да тәрәзә пәрдәләрен ябып куйдым. Күзәтүче булмаса да, ябык торсын әле.

Рәсимә Закирова

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш