Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лаеш районының Боровое Матюшино авылында төнлә биш бакча йорты һәм мунча янган

«Урман» коммерцияле булмаган ширкәт территориясендә зур янгын булган.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Лаеш районының Боровое Матюшино авылында төнлә биш бакча йорты һәм мунча янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә кич «Урман» коммерцияле булмаган ширкәт территориясендә бакча йортлары януы турында хәбәр килгән. Янгын урыныннан су алу урынына кадәр 4 чакрым булган, янгын сүндерүчеләргә өстәмә автоцистерналар, шулай ук Идел елгасыннан мотопомп ярдәмендә салынган магистраль линияләрне кулланырга туры килгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

23.00 сәгать тирәсендә Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынны сүндерү буенча штаб оештырган. Янгын сүндерүгә 91 кеше, министрлыктан 68 кеше җәлеп ителгән.

1.00 сәгатьтә янгынны чикләгәннәр, ә 2.32 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр.

Янгын аркасында 5 бакча йорты һәм мунча янган, зыян күрүчеләр юк. Белгечләр янгын чыгу сәбәпләрен ачыклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын