Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәлак булган 12 яшьлек кыз шахмат буенча өченче разрядка ия булган

Сочида һәлак булган 12 яшьлек кыз шахмат буенча өченче разрядка ия булган. Коточкыч фаҗигадән соң, тикшерүчеләр спортчылар һәм аларның әти-әниләреннән сораштыру үткәрә, дип яза "Комсомольская правда-Ульяновск".

Саратов өлкәсеннән Полина К. ике ел шахмат турнирларында катнашкан, аңа өченче өлкәннәр разряды бирелгән. Яшь спортчы исәбендә 700гә якын уйналган партия, шуларның яртысында кыз берсүзсез җиңгән. Апрельдә ул әнисе белән Сочига чираттагы ярышларга килгән. Полина курорттан ял итеп кайтырга һәм кубок отарга хыялланган. Ләкин якты хыяллары тормышка ашмый - кыз ярсыган этләр аркасында фаҗигале рәвештә һәлак була... Ә бит ул, куркыныч янавы турында уйламыйча, көчекләрне генә ашатырга теләгән.

Һәлак булган 12 яшьлек шахматчының танышлары кызның соңгы сәгатьләре турында сөйләде.
Полина әнисе белән "Илона"да яшәгән. Кич белән ул ярышларның икенче сменасыннан пансионатка кайта. Ул көнне кыз партияне оттыра. Урамда көчекләрне күргәч, алар янына ашатырга килгән, шулчак ярсыган эт өере аңа ташланган. Ата-аналар бу урында һәрвакыт хуҗасыз этләр йөри, дип сөйли, хәтта бу проблема хакында моңарчы шикаятьләр дә язганнар, тик бу хәл ителмәгән. Этләрдән һәркем дә курыккан, хәтта шуның аркасында да яшь спортчыларны ярышларга кабул итү-итмәү соравы да килеп туган, - дип сөйли шунда яшәүчеләр. 

27 майда Полина К.га 13 яшь тулган булыр иде.

Кызның үлеме факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан һәм булган хәлнең нечкәлекләрен ачыклау өстендә эшли. 
— Кыз өч яктан койма белән әйләндереп алынган участокка үтеп кергән. Анда 50 яшьлек җирле кеше эре овчаркалар асраган, алар караучысыз һәм вольерсыз булган. Этләр кызны талап үтергән, - дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсендә.
Россия шахмат федерациясе тикшерү эшләре тәмамланганчы Сочида шахмат буенча Россия балалар беренчелеген вакытыннан алда ябарга мәҗбүр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев