Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Татарстанга кайтартачаклар

Бүген иртән Нижегород өлкәсендә Казан балаларын Санкт-Петербургка карате ярышларына алып баручы "Мерседес" автобусының "МАН" йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешүе аркасында 3 кеше вафат була.

Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан.
Һәлакәт аркасында вафат булучылар арасында 12 яшьлек кыз бала да бар. Автобуста барлыгы 20 кеше, шул исәптән 12 бала да булган.
17 кеше Нижегород өлкәсе хастаханәсенә озатылган. Хәзер аларны ни дәрәҗәдә зыян күрүләренә бәйле рәвештә, Татарстанга кайтарту мәсьәләсе карала, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Фото: http://www.1tv.ru/news/social/284215

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250