Әлегә карбызны читләп үтсәк тә ярый
Июль ае гына булса да инде кибет киштәләрендә карбызлар шыплап тулды. Карбыз яратучылар иртә дип тормый, сатып ала, әмма кайберәүләр августның уртасын, сезон җиткәнен көтә. Алар хәзерге карбызларда селитра һәм нитратлар күп булуыннан шикләнә.
Ни өчен хәзер карбыз ашау куркыныч? Карбыздагы нитраттан кеше агулана. Ул организмга җыелып, матдәләр алмашын боза. Ә даими рәвештә шундый агулы продуктлар куллану яман шеш авыруына китерергә мөмкин.
Карбызның сыйфатын тикшерә торган гади генә ысуллар да бар. Әйтик, кечкенә генә телемен кайнаган суга салырга. Әгәр су кызыл төскә буялса, димәк, монда нитратлар рөхсәт ителгәннән күпкә артык. Иренмәгез, карбызны ашый башлаганчы, тикшереп карагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев