Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Үлемсез полк” акциясе авыл халкы күңелендә матур кичерешләр калдырды (фото)

8 нче май көнне Куныр авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг узды.

Митингта җитәкчеләр, тыл ветераннары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Аяусыз сугышта башларын салган авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.Сугыш чорының авырлыклары, миллионнарча корбаннар хисабына яуланган бүгенге матур тормышның кадерен белергә чакырып, күп кенә өлкәннәребез яшь буынга үзләренең изге теләкләрен җиткерде. Ветеран укытучы Фәймә Зәкиева, авылдашыбыз Камал Сафин үзләренең хис-кичерешләрен, теләкләрен шигырь юлларына салганнар. Мәктәп укучылары катнашында уздырылган "Үлемсез полк" акциясе дә авыл халкы күңелендә матур кичерешләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250