Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лена апа мөрәҗәгате

Бүтәннәр исән калсын

«Һэммэгезгэ дэ хэерле имин иртэлэр, Дусларым, Якыннарым, Ярдэмчелэрем!!!
Сезнен хэер догагыз, Аллах ярдэме белэн исэн — сау, барлык тиешле гамэллэрне утэп, курешеп, тапшырасын уз кулыбыз белэн тапшырып, соендереп, корэшергэ, яшэргэ рух остэп, бугенгесе кондэ безнен егетлэребез, уз гомерлэре белэн булэк иткэн ожмахыбызга кайттып кердек.. Башны иеп, жан авазын кунелгэ туплап, куз яшьлэре аша, тынычлык очен узенен яшь гомерен, тимер табутка алыштырган егетлэребез янэшэсендэ басып торуга караганда, ут эченэ кереп, исэнлеклэрен куреп, соендереп кайту, безгэ бик купкэ жинел!!!
Хэркайсыннан Сезгэ олы рэхмэт сузлэрен хэм кайнар сэламнэрен ирештерэбез. Аларнын бугенге халэтен сойлэп, анлата торган тугел. Шуна бер суз белэн генэ эйтэм, аларны, Туган илебездэ исэн- имин куру очен бары, ЯРДЭМ кирэк!!! Битараф булмыйк, Дусларым!!!
Группабызда 700 гэ якын кеше бар, шунын бит яртысы да булышмый, укып утыра. Эх алып барып, ут эчендэге егетлэр янында, бер сэгать димим, 3 минут кына тотарга иде, булышырлар иде аннан. Аллам сакласын, 2 миллион тулэсэлэр дэ кирэкми.. Эйдэгез Дусларым, бердэм хэм бергэ булыйк, 100 сумнан беребез дэ тезлэнмибез, болмибез. Акча алалар дигэн сузегезне ташлагыз, аларнын акчалары, барысында узлэре сатып алу сэбэпле, шунда бетэ. Сэлэмэтлеклэре беткэн.. Эйе, дом эштэн чыкканнары бар, эмма, комиссовать итмилэр, узлэренен хэле турында гаилэсенэ дэ белгертмилэр. Язва, давление, грыжа, санап китсэн.. Букет болезни... Йозлэрендэ сагыш... Э без нишлибез, 100 сумны учлап утырабыз... Элбэттэ, Дэулэт булышырга тиеш, булыша!!! Андагы техниканы куреп тэ шаккатып куясын! Эмма без дэ ярдэмне туктатмаска тиеш. Хэтерлисез булыр, элеккеге сугышларда, куп балалы гаилэ дип тормаганнар, сонгысын алып чыгып киткэннэрен.. Безгэ аны курергэ язмасын, дусларым. Бердэм булып, ярдэмне дэвам итик, Жинуне якынайтыйк, сузмыйк, бездэ бик алжыдык бит. Кайткан саен сонгысы дип кайтам, лэкин госпитальдэге кан эчендэ яткан балалар куз алдыннан китми, бу юлы алма тошэргэ дэ урын юк иде... Эле дэ куз яшьлэрем аша язам... Сабый гына бит алар, кузгэ карап, ынгырашырга да куркып яталар, жаныкайларым!!! Юк... Яза алмыйм... Башкача булдыра алмыйм....»

 

Бу районыбыз волонтеры Лена апа язган язма, бер сүзен дә, хәрефен дә үзгәртмәдек, ничек бар шулай. Бу сәнгать әсәре түгел, бу йөрәк ачысы. Лена  апа инде кайчаннан бирле егетләр сораган машинаны илтеп тапшыра алмый, дөресрәге, бар, булган машинаны сатып ала алмый. Лена апа группасындагы кеше 700дән артты инде, тик 100 тәңкә булса да күчерим дип әйтүчеләре әлегә сирәк. Лена апаның шушы язмасын укыгыз да, уйланыгыз әле, сезгә кирәк бу тема, кирәкми димәгез,  кирәк булмаса, ул группада утырмас идегез, чыгып китәр идегез. Кызык тема түгел бу, кызганыч тема. Булышыйк Лена апага, булышыйк Илгә, булышыйк Егетләргә, булышыйк Үзебезгә. Без Лена апага булышып, егетләрнең хәлен җиңеләйтәбез, егетләргә булышып, ил алдындагы бурычыбызны үтибез, илебезне яклап, үзебезне саклыйбыз. Инде яу кырында башын салган солдатларыбыз истәлеген саклар өчен генә булса да бүтәннәр исән калсын, аларда ул кечкенә генә өмет чаткысын уятыйк, булышыйк кулыбыздан килгәнчә, Лена апаны елатмыйк, машинаны алып, вакытында илтеп тапшырсын, егетләр исән калсын. Валиева Елена Ивановнаның телефон номеры:  89869085508. Машинаны сатып алып, илтеп тапшырырга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер