Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лилия Муллагалиеваның апасын үтерә язганнар

Җырчы коточкыч тетрәнүләре белән уртаклаша. Халык бу хакта тизрәк белсен өчен Инстаграмда да хәбәр итәргә булган

Лилия Муллагалиеваның апасы, тын алуы авырлашып, флюорография үтәргә килгән һәм бер табибның ялган заключение язып бирүе аркасында харап була язган.

Табиб аның үпкәсендә бер начар шик тә тапмый һәм апасы тынычланып арытаба эшләп йөри. Тын алуы бөтенләй авырлашкач, дәваханәгә китерәләр. Баксаң, аның ярты үпкәсенә су тулган була.

Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итә. Лилиянең язылучылары да бу хәлгә битараф калмаган. Әлеге язма астында кайбер табибларның белем дәрәҗәсе түбән булуга зарланган комментарийлар язып калдырганнар.

«Министрлыкка мөрәҗәгать итәсегез бар иде инде», — дигән эчтәлектәге фикер калдыручылар да бар.

Лилия Муллагалиева анда да хат язган. Ләкин халык бу хакта тизрәк белсен өчен Инстаграмда да хәбәр итәргә булган.

«Шушы табиб аркасында күпме кеше харап булды икән?» — ди җырчы һәм башкаларны сак булырга өнди, дип яза Кызыл таң.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе