Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лилиячә лайкылдатабызмы?

Интернет челтәренә бер кереп китсәң тиз генә чыгармын димә. Әллә нинди тылсымы бар шуның. Әз генә керми торсаң да синнән башка әллә нәрсәләр булып ятадыр кебек тоела.

Кем кая барган, кем нәрсә эшләгән, кем туй, туган көн уздырган, кемдә кайгы, кемдә шатлык, барысы да шушында. Рәхәтләнеп лайкылдатып кына утыр. Әлеге мәкаләм дә нәкъ менә шул “лайкылдату”, яки лайк турында. Инде бик күптән беләбез бу лайк сүзен, хәтта әбиләр дә бәбиләр дә беләләр. Үзебезнең татарча сүз кебек тоела башлады бу инглиз сүзе. Югыйсә татарчага әйләндерсәң лайк ул- ошату дигәнне аңлата. Ник бер кеше син минем фотоны ошаттыңмы, яки нишләп фотога ошату куймадың дип сөйләшми. Барыбыз да лайк дибез. Хәзер инде остару бөтенләй җитте, тәки татарчалаштырдык теге сүзне, лайкылдату дигән сүз барлыкка килде. Беләм бөтен кеше дә алай сөйләшмәскә дә мөмкин, әмма сөйләшүчеләр бар. Менә шул лайкны куйсаң бер, куймасаң бер. Ошаган фотога, яңалыкка куясың инде аны. Ә менә кайчагында кайгылы, фаҗигале хәлләргә тап булганда бер басарга, бер басмаска белмисең шул йөрәк билгесенә. Кеше кайгысын ошату, аңа сөенү кебек тоела кайчакта. Югыйсә куелган очракта әлеге күренешкә битараф түгеллегеңне аңлатуыңны да беләсең инде. Минемчә монысы өчен аерым бер билге кирәктер. Менә шул лайкларны барыбыз да яратабыз ни әйтсәң дә. Ә кемнәрдер бөтенләй лайк җыю өчен ни эшләргә белми. Хәзер интернет челтәре дә шул лайк җыюга кайтып калган кебек тоела кайсыбер көннәрне. Бу бигрәк тә Вконтакте битләрендә сизелә. Әйдәгез тәртибе белән... Интернеттан алынган статистика шуны сөйли,әлеге челтәрне 85000000 чамасы россияле куллана, 25 000000 украиналы. Керүчеләрнең 72000000 е ирләр,63000000 е хатын-кызлар. Көненә әлеге челтәргә 80 134 521 кеше керә. Тел әйләнмәслек саннар. Ә лайклар саны чагыштырмача аз. “Бәхет өчен сезгә күпме кирәк?”,-дигән сорау бирә бер төркем. Астындагы беренче рәсемдә аягына үзбәк кәлүше кигән, кулына ал төстәге сапоги тоткан бер кыз сурәтләнгән. Икенче рәсемдә аяк киемнәре урыннарын алмашкан. Астагы язу уйланырга мәҗбүр итә: “Ятим кыз сапогилары өчен дә сөенә, ә менә кайберләребез айфоннары соңгы модель булмаганга елап йөри”,- дип язылган. Күпме лайк җыйган диярсез инде бу язманы. Барлыгы 3490, димәк айфон өчен күбрәк борчылабыз булып чыгамы. Менә тагын бер фото, беренче рәсемдә озын чәчле яшүсмер малай, икенчесендә ул инде чәчәләрен кистереп ике кулына тоткан. “Начар авыру белән тилмерүчеләр өчен ике ел буе чәч үстергәне өчен кимсетелүләргә

түзгән малай”га барлыгы 3370 лайк кына тәтегән. “Әлеге тавышны бары тик сирәкләр генә хәтерли” дигән язу астында, без кечкенә чакта, телевизорларда, санитар көн булганда (ялгышмасам) җир шарын хәтерләткән түгәрәк эчендә чыгып торучы шакмаклар һәм берөзлексез “пиииииии” дип чинап утыручы сигналны 8357 кеше хәтерли булып чыкты. Магнитлар белән шыплап тулган холодильник ишегендә эленгән “Холодильнигыңда бер булса да магнит бармы ?”, дигән сорауга 13128 кеше уңай җавап биргән. Бүләк итеп бирсәләр ябыштырып куям, үзем алганым юк, ник алдашып торыйм. Сарымсак, бал һәм алма уксусы кушып ясалган, үлеп баручыны да аякка бастырырга сәләтле дип язылган рецепт бары тик 4796 кешен генә җәлеп иткән. Шуның кадәр кеше авырмаса да безнең өчен плюс бит. “Кесәл кимерүнең нәрсә икәнен аңламаган буын белән нәрсә сөйләшергә мөмкин. Кемнең кесәл кимергәне бар, эндәшегез!”. Әлеге сүзләр астында без кечкенә чакта, чынлап та кимерергә мөмкин булган, шакмаклы брикет каты кесәл сурәтләнгән. Хәзер дә бар андыйлар, әмма аларны кимерү тәмле түгел, хәзергеләр кимереп тә тормыйлар аны. Безнекеләргә чәйнәп каптырырга кирәк, аны да еламый гына йотсалар рәхмәт диярсең. Ә кесәлне барлыгы 2953 кешенең генә кимергәне бар икән. Авызын зур ачып, йокысы килеп иснәп утыручы песи рәсеме өстенә “Йокламаучылар, сез ничәүүү”,-дип язып куйганнар. Йокламаучылар 5871 булган, ә менә 19 февраль 16:32 сәгатьтә калган теркәлүчеләр йоклый булып чыгамы. Ул вакытта ук йокласаң төнлә нишләргә кирәк? Үзенең ныклы характеры, ихтыяр көче белән танылган Ник Вуйчичның да гаиләсе белән төшкән фотосурәте бары тик 5751 лайк җыйган булып чыкты. Йөзләре кап-кара корымга буялып, йөзеннән буй-буй тир аккан, кулына шәп-шәрә кечкенә бала тотып янгынчылар баскычыннан төшеп килүче янгынчыга да бары тик 5068 генә лайк куйганбыз. Үз башыңа бәла килмичә аңламыйбыз шул. Ярый әле рәсем өстенә “Әлеге кешеләр бәяләп бетергесез” дип язып куя белгәннәр. “Эх, бар иде заманалар, кемнәр хәтерли ?”,-дигән язу астында элек без күтәреп йөри торган сөт бидоны белән тимер кружка сурәтләнгән. 3776 кеше хәтерли икән әле. Хәтерләмичә соң кечкенә чакта җиләккә гел шул бидан белән йөри идек бит. Кызыл япма өстендә бөкләп резинка белән эләктерелгән 10 пачка доллар рәсеме өстенә “Бирсен ходай һәркемгә шуның кадәр хезмәт хакы” дип язып куйганнар. 11283 кеше әлеге язмага теләктәшлек белдергән. Хезмәт хаклары арткандырмы, белмим.

“Әйдәгез, 9 дан соң йоклаучыларны алкышлыйбыз” дигән кул рәсеме күңелемә бигрәк тә хуш килде, чөнки мин әлеге төркемгә керәм. Кичлегем юк,9 дан каласы булса минем өчен хикмәт. Кайбер көнне 7 дә үк йоклый башлыйм. Менә бит безне дә искә алучы булган дип лайк төймәсенә бастым. Ул көнне 6152 кеше 9 дан соң йокладык. Лалә чәчәкләре янына, балаларча тигезле-тигезсез итеп, хата белән язылган “Әнигә, серле кешедән” дигән язуны тиз генә төшенмәдем. Төшенүчеләр бары тик 171 генә булган булып чыкты. Югыйсә чын самими күңел белән язылган язу бит инде миңа калса. Бер меңлек акчаны бөкләп-бөкләп, нольләрен туры китереп 1000000 китереп чыгарганнар да “Уңыш булсын өчен лайк” дип язганнар. Ә уңыш кемгә артык соң. 22897 кеше әлеге “яңа” акчага битараф калмаган. Килгәндерме уңыш юкмы, кызганыч билгесез. “Бәхет ишекләре беркемгә дә ябык түгел. Бары тик кайбер кешеләргә аның кайсы якка ачылганы барып җитми ” дигән язуны 771 кеше генә ошаткан. Әллә инде калганнар үзләрен бәхетле итеп күрсәтәселәре килдеме икән. Менә бер ханым утыра, күзләре менә йомылам, менә йомылам диләр. Эш сәгате инде бу имеш. Язуы да бик хикмәтле “Утырасың шулай эштә, бары тик бер генә теләк- Мендәр патшалыгы һәм Юрган дәүләте җитми”. Әлеге постны 12 мең кеше караса да 643 кеше генә ошаткан. Димәк бик күпләр эштә йоклый алмый булып чыга. Тагын бер кызыклы фото. Яшь парлар чүкеч тотып кечкенә генә әрҗәне кадаклыйлар. Әлеге әрҗә “Беренче талаш әрҗәсе ” дип атала икән. Яшьләр бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатып хатлар язалар да бер шешә шәраб белән туй көнендә шушында салып кадаклап куялар. Гаиләдә беренче тавыш чыккач шушы әрҗәне ачалар, хатларны алып, бер-берләренә булган хисләрне яңарту, искә төшерү өчен төрле бүлмәгә кереп укыйлар һәм соңыннан бергәләп шәраб эчәләр диелә. Белмим бу кайсы илдәдер, бәлки инде бу гадәт бездә дә керә башлагандыр. Ярый ла хат укып кына хисләреңне яңарта алсаң. Әлеге язманы 43 мең кеше караса да лайклар саны бары тик 972 не генә күрсәтә. “Әлеге образ ошыймы?” дигән сүз астында бик матур киемнәр рекламалыйлар. Рекламалыйлар дию бәлки туры да килмидер, чөнки кайдан аласы, кайда бар икәне төгәл язылмаган. Анда инде бар нәрсә дә комплект: аяк киеме, сумка, блузкасы, юбкасы, муен асмасы дигәндәй. Кем генә кисә дә килешер кебек. Карыйсың инде, ошатасың әмма үзеңә булмагач ни файда. Шундыйларның берсен 9100 кеше караса да 186 гына лайкылдаткан. “Экономия ул оекбашларыңны пакетиклы чәй җебе белән тегү” дигән язуны укыгач кычкырып көлдем. Әле берсе аста комент итеп тегү өчен чыршы

инәләре тәкъдим иткән. 5 мең кеше караган, 221 кеше лайкка баскан, 21 кеше үз битендә бүлешкән дә әле. Әллә чынлап та оекбашларны шулай ямаучылар бармы икән дигән уй йөгереп узды. Белмәссең дөнья булгач. Менә тагын бер нәни кыз кар ашый. “Язга килергә ярдәм ит, кар аша”,-дип язып куйганнар.26 мең караучының 712 се кызга лайк куйганнар. 120 кеше үз битенә күчергән. Теге кыз хәзер 120 җирдә кар ашый, яз килүне тизләтәбез имеш. Сәүдә (маркетинг) осталары йөк машинасының артына бик матур итеп “ Чиста, майлы, тәмле авыл тиресе, хет ипигә ягып аша” дип язып куйганнар. Тиресенә ис китмәде анысын күргән бар, әмма менә сүздә генә булса да икмәккә никтер тирес яктырасы килми. Әлеге мәънәсез рәсем 5193 лайк җыйган. Димәк әле ипине кадерсезләүчеләр белән көрәш алып барасы да барасы. Саный китсәң мондый рәсемнәр, язулар меңләгән. Челтәрдә меңләгән төркем, аларның һәрберсе үз яңалыгын куя, башка төркемнеке белән бүлешә. Миңа калса лайклар саны әнә шул бер төркемнән берсенә яки шәхси битләргә күчергәнгә карап та билгеләнә, арта яки кими торгандыр. Башка биткә күчерелгән язма өр-яңа баштан лайк җыярга тиеш була бит инде.Әле мин санап киткәннәр үзем теркәлгән төркемнәрдәге яңалыклар иде. Мин бары тик рәсем, аның өстенә язылган язмаларга гына тукталдым. Әле бит аны CIF дип язылып гел бер үк күренешне кабатлап торучылары да, видеоязма булганнары да бар. Арада күбесенең мәгъ нәләре дә ташка үлчәрлек кенә. Ә менә шундыйлар лайкны ни өчендер күбрәк тә җыя әле. Кайбер төркем җитәкчеләренең лайк куймаганга ачулары да килә. Әле беркөнне берсе ачуыннан туздырып язып та куйган иде. “Мин сезнең өчен күпме эш башкарам, ә сез шул бер лайкны да жәллисез” дип. Бик аңлыйм мин ул кешене, чөнки мондый төркем җитәкчеләре үз теләкләре белән яңалык куеп, шигырьләр җыеп, яңа чыккан җырларны теркәп, таныштырып баралар, уеннар оештыралар. Моның өчен беркемгә дә түләнми дип беләм (бәлки түләнә торганнары да бардыр).Һәркемнең хезмәте бәяләнергә тиеш, һичьюгы лайк белән булса да. Ә халык ошыймы ошамыймы барыбер интернетта казына. Кайвакытта нәрсә эзләгәнебезне үзебез дә белмибез. Ошаса карыйбыз, ошамаса үтеп китәбез. Лайкка лаек булса гына төймәгә басабыз. Ә лаегыбыз сөенеченнән кызарып куя. Шуны телисе килә, интернет челтәрендә лайкка лаек булган яңалыклар күбрәк булсын иде. Лилия Гарифуллина Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернет