Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Лимонлы су ябыктыра

Һәркайсыбыз җәйгә бераз авырлык ташлап, буй-сынын рәткә китерергә хыяллана. Баксаң, ябыгу өчен иртәнге, төшке һәм кичке аш алдыннан 1–2 стакан чиста су эчеп кую да җитә икән. Бу юл белән 3 айда 4 килога ябыгып була, ди белгечләр. Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми, порцияләрне киметә башлыйсың.

Ябыгу өчен лимонлы су эчәргә мөмкин. Лимон С витаминына бай. Анда А, В, Р витаминнары күп. Ул иммунитетны күтәрә, С витамины грипп һәм салкын тиюдән сакланырга ярдәм итә. Ашкайнату әгъзалары эшчәнлеген җайга сала, эч күперү, паразитлар булганда да файдасы бар. Бөерләр эшчәнлеген яхшырта, бәвелне, үт сыекчасын куа, токсиннарны чыгара, канны, бавырны чистарта. Лимон суы организмда лайланы киметә, шуңа аның астма, бронхит авыруларыннан да файдасы исбатланган. Лимонлы су матдәләр алмашын яхшырта, шунлыктан ябыгырга ярдәм итә. Моның өчен 1 стакан җылы суга ярты лимон согы сыгарга кирәк. Шуны көнгә ике тапкыр яртышар стакан эчәсе. Бал кушарга да ярый. Аны ач карынга эчү файдалы. Дөрес, лимонлы су организмга зыян да китерә ала. Ул теш эмален какшата. Шуңа күрә лимонлы су эчкәч, авызны чайкарга кирәк. Аны көнгә 1 стаканнан артык эчәргә ярамый. Сару кайнау, ашказаны-эчәк чирләре булганда да иң элек табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан ; фото: opentv.media

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт файдалы киңәшләр лимонлы су