Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Люция Мусина: «Яшәүгә куркыныч янамый, — дип тагын алып китмәделәр»

Узган айда Люция Мусинаның әнисе вафат булды

Эстраданың танылган артисты Люция Мусина белән әтисе вафат булгач хәбәргә чыккан идек.

Кызганыч, бу юлы да интервьюда югалтулар турында сүз кузгатырга туры килде. Узган айда Люция Мусинаның әнисе вафат булды. Ничек кенә авыр булса да, җырчы эмоцияләрен, хисләрен кулга алырга тырышып, әңгәмәгә ризалашты. Елмайса да, күзләре моңсу аның...

— Люция ханым, сезнең гаиләдә югалтулар күп булды. Башта каенанагыз, хәзер инде әниегез дә бакыйлыкка күчте...
— Якын кешеләрне югалту бик кыен. Башка нинди генә уйлар килми... Каенанам 2-3 еллап деменция белән авырды. Рөстәмнең абыйсы Рәсих абый белән тормыш иптәше Лилия апа әнине (каенанасы турында сүз) бик яхшы карадылар, аларга рәхмәтләребез бик зур. Ә минем әнием гел йөгереп йөргән җиреннән 71 яшендә китеп барды. Бу югалту тагын күңелне яралады...

— Бу хәл ничек килеп чыкты? Авырмады да дип әйтәсез...
— Быел җиләк бик мул булды. Әни дүрт көн рәттән җиләккә барган. Көннәр дә эссе торды, күрәсең йөрәгенә авырлык килгәндер. Җиләктән кайткач әнинең аягы ойый башлаган. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Укол кадаганнар, дарулар биргәннәр дә киткәннәр. «Аяк ою бөтен кешедә була, аннан үлмиләр», — дигәннәр. Икенче көнне әни иртәнге дүртенче яртыда ук шалтыратып, төне буе йоклый алмавын әйтте. Әйберләремне тиз-тиз генә җыйдым да, авылга кайтып киттем. Мин кайтып җиткәндә сәгать 9 иде инде. Тагын ашыгыч ярдәм чакырттым. «Сезнең фельдшер бар бит, шуңа хәбәр итегез», — диделәр.

Телефоннан сөйләшкән диспетчер «Ашыгыч ярдәм» бригадасын җибәрербез дигәч, күңелем бераз тынычланган иде. Фельдшерга шалтыраттым, ул өйгә килеп әнинең аягын карады да: «Сезне хастаханәгә алып китмәячәкләр. Үзегез барыгыз», — дип кисәтте. Ә әнинең хәле начарлана, вакыт үтә бит. Аягы калтырый башлады, ул аягына баса алмас булды. Ашыгыч ярдәм килсә, носилка белән алып чыгарбыз дип өметләндем. Табиблар килде, әнигә шулай ук укол кадап, дару бирделәр. «Яшәүгә куркыныч янамый», — дип тагын алып китмәделәр. Күршеләрдән инвалид коляскасы алып торып, шуңа утыртып әнине машинага кадәр илтеп, Шөгер хастаханәсенә киттек. Анда да табибларны көтәргә туры килде әле. Ярый әле янәшәдә булган шәфкать туташы әнинең хәле авыр булуын күреп, шунда ук табибны чакыртты. Кыскасы, барыбер «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән Лениногорски хастаханәсенә киттек. Әнине алып калдылар, тикшерделәр дә, инсульт булган дип әйттеләр. Әнинең аягы бер-ике көннән калтырамый башлады, хәле бераз җиңеләйгән кебек иде. Табиблар белән сөйләштем: «Барысы да яхшы» , - дип ышандырдылар. Үзем табиб булмагач, билгеле, аларның сүзләренә өмет, ышаныч белән карадым. Әнинең хәле булмауны да, системалар кую белән бәйләдем. Икенче көнне бер өем процедулар ясарга кирәк иде. Әнигә тагын бер тапкыр система куйдылар. Кинәт аның хәле китте, тыны кысыла башлады. Тиз арада табибларны чакырттык, әнине реанимациягә алып кереп киттеләр. «Без аны коткарып кала алмадык», — дип чыктылар... Бу сүзләрне ишеткәч, шок хәлендә калдым. Без бит хастаханәдә идек, хәле дә яхшы дип әйткәннәр иде бит. Башыма килгән беренче уем да: «Минем әни түгел ул», — иде. Аяк астымнан җир убылган кебек булды, дөнья туктап калды. Бернәрсә аңламадым. 

— Әниегез нинди кеше иде? 
— Әнидән яшәү көче бөркелеп торды. Шундый җитез, уңган-булган кеше иде ул. Мин аның янында чүп кенә. Аның болай кинәт китеп барасын уйламадым да, хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Әйтерсең, әни каядыр кунакка гына киткән. Авылдан килгәч тә, кулларым телефонга үренә, әнигә шалтыратып: «Мин килеп җиттем, әни», — дип әйтәсе килә. Әнигә яшәргә дә яшәргә иде әле. Хастаханәгә аңа ашарга алып килгәч: «Монда әйбер ташыма, кайткач бергә чәй эчәрбез», — дигән иде. Булмады... Үземне куркыныч төш күргән кебек хис итәм. Әнине кире кайтарып булмавын аңласам да, бу хәлне кабул итә алмыйм әле. Нинди матурлыкны калдырып китте бит әнием. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!

Тулырак: https://shahrikazan. ru/news/shou-biznes/liuciia-musina-iasauga-kurkynyc-ianamyi-dip-tagyn-alyp-kitmadelar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы