Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Әллә ниткән урыннары бар бу Балтачның” дигән язмага кайтаваз

“Хезмәт” сайтында әлеге язманы укыгач, кайчандыр туберкулез хастаханәсе урнашкан урында калган ике бинаны фотога төшереп җибәрергә булдык.

Бу ике иске корылмалар ташландык хәлдә. Хастаханәсен әйтә торгач, сүттеләр инде. Ә болары берәүне дә борчымый. Җир башканыкы, бинасы берәүнеке дә түгел.Әле кайчан гына гадәттән тыш хәл килеп чыкты бит биредә. Мәктәп балалары кереп уйнап, анда калган градусникларны ваттылар, МЧСлар килеп, терекөмешен җыйды. Җирле җитәкчеләр бу юлы да ишетсеннәр иде безне, әрчегән килеш әрчелеп бетсен иде бу территория. Балалар да бит монда уйнап, нык кына зыян күрергә мөмкиннәр”, дип хәбәр итәләр безгә Балтач бистәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе