Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үләм-бетәм, корт чакты...

Танышым Гөлназ апаны күрдем, хәл-әхвәлләре мөшкел булып чыкты, әнисен корт чаккан. Бер ай була инде, хастаханәдә ятабыз, ди. Күче белән үк чаккан. Әле дә савыгып бетә алмый икән бичаракай.

Беркөнне авылдашымны очраттым. Балалар турында сөйләшеп киттек, улына 3 яшь икән инде, ничә яшькә кадәр күкрәк сөте ашаттың, дим. 2 яшь тә 2 ай, ди. "Туктатмый идем, корт чагып, үлгәндә калдым, дәваланырга туры килде, шулай көчле авырганга күрә генә аерырга мәҗбүр булдым. Шул бер бөртек корттан китте аллергия, буыла ук башладым, көч-хәл белән исән калдым", ди.

Мондый хәлләр ишетелми түгел, еш ишетелә. Күршеңдә корт була торып, ул сине хет бер мәртәбә генә булса да чакмыйча калмый инде. Шуңа күрә бал корты тоткан кеше, күрше-тирә рәнҗемәсен, дип, элек-электән күршесенә авыз итәргә балдан өлеш чыгара торган булган. Хәзер ул йола башкарыламы-юкмы, әйтүе кыен. Ә менә шул корт аркасында эләгешеп йөрүче күршеләр юк түгел. "Ул балын ашый, мин зыянын күрәм", булып чыга инде бу очракта.

"Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахманов гел кисәтә, "Умарта тоту ул кануннарга нигезләнеп башкарыла торган хезмәт, - ди. - Төп таләпне үтәсәң, каргыш-рәнҗеш ишетмәссең. Умарта оялары җир участогы чикләреннән 10 метрдан да якын урнашмаска тиеш, умарталыкны 2 метрдан ким булмаган биеклектәге тоташ койма белән бүлеп, яки әйләндереп алу мәҗбүри. Бәласеннән баш-аяк дигәндәй, кешенең сәламәтлегенә зыян китерә торган урыннарда умарта тотмау яхшырак булыр, чөнки канундагы таләпләрне бозган очракта, җаваплылыкка тарту каралган."

Корт чагу уен-муен эш түгел, аның белән үлеп тә китәргә мөмкинсең. Шуңа күрә, бал корты гына дияргә ярамый, умарта тотучыга, янәшәдегеләргә дә сак булырга кирәк.

Кортлыклары урман эчләрендә булганнар гына тыныч күңел белән бал ашый ала торгандыр...

Фото: http://mamabook.com.ua/chto-delat-esli-rebenka-uzhalila-pchela/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250