Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Электр счетчигын алыштырганда 19 яшьлек егетне ток суккан

Фаҗига Яңа Нәдер авылында якшәмбе көнне иртән булган.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Әлмәт районында электр счетчигын алыштырганда 19 яшьлек егетне ток суккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Яңа Нәдер авылындагы бәхетсезлек очрагы турында хәбәр якшәмбе көнне иртән иртүк бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына шаһитлардан алынган.

Егет үзлектән электр счетчигын алыштырырга керешкән. Кайсыдыр мизгелдә 19 яшьлек егетне ток суккан. Гадәттән тыш хәл булган урынга 7нче зона янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, ашыгыч медицина хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар ток сугудан һәлак булган егетне багана төбендә күргән. Егетнең гәүдәсе Әлмәт моргына озатылган. 

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига