Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Луиза Хәйруллинаның адвокатына Уфа эшкуары түләячәк

Азамат Галин бер ай элек Луиза Хәйруллинага ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. “Мин сүземдә торачакмын”, – ди ул.

Эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин бер ай элек Луиза Хәйруллинага ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән. Әгәр Хәйруллинаны полиция кулга алса, адвокат хезмәтләрен түләячәкмен дигән.

Билгеле булуынча, Салават шәһәреннән кассир үзе эшләгән банктан 20 миллионнан артык акча урлап, гаиләсе белән качкан иде. Кичә Луизаны Казанда кулга алдылар. Якын арада аны Уфага китерәчәкләр һәм сак астына алачаклар дип яза “Комсомольская правда”.

Луизаны тотулары билгеле булу белән Азамат Галинның телефоны шалтыратулардан шартлый язган. Шулай дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә. “Без берничә хокук яклаучы белән сөйләшүләр алып барабыз. Вәгъдәмдә торам”, – ди эшкуар, дип яза Өмет.

 


Чыганак: Комсомольская правда
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе