Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ләйлә Фазлыева "Сәламәтлек - гади" проектының беренче кунагы булачак

Сәламәтлек өлкәсендә актуаль темаларга туры эфирлар YouTube платформасында узачак.

Бүген Татарстанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы буенча «Сәламәтлек - гади» онлайн-проекты старт ала. Бу хакта оештыручылар матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр эфир билгеле бер темага багышланачак, анда җанлы дискуссияләр форматында татарстанлылар сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм медицина берләшмәсе вәкиле белән фикер алыша алачаклар. Әлеге проектка танылган блогерларны, медиа-персоналны, шулай ук җәмәгать эшлеклеләрен дә чакырачаклар", - диелә хәбәрдә.

"Сәламәтлек - гади" проектының беренче эфиры бүген 18:00 сәгатьтә булачак, аның темасы — «Күкрәк сөте ашату өстенлектә». Программада ТР Премьер министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Медицина фәннәре кандидаты Анна Бабинцева, ТР ССМ штаттан тыш баш неонатологы, Казанның шәһәренең 7 номерлы хастаханасенең неонатология буенча баш белгече һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының КДМУның госпиталь педиатриясе кафедрасының ассистенты катнашачак.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек - гади