Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның кызлары агуланган

Кырымда "Лучистый" лагеренда агуланып, дәваханәгә эләккән 57 кеше арасында җырчы Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовның уртанчы кызлары Зифа да булган.

Бу хакта Ләйсән болай дип хәбәр итә:

"15 июльдә дәваханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин... аларны хәзер дәваханәдән чыгармыйлар. Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә.

Бүген тагын бер яңалык килеп иреште, аларны "Лучистый" лагере җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе, бу балалар, сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул уңайдан, 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән.

Без, ата-аналар уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәү алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмаганнар? Ә хәзер, балалар терелгәч, нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти-әниләренә шалтырата, "без терелдек", "без сәламәт", "яңадан лагерьга барасыбыз килә" диләр...

Министр хәтле министр балалар янына барып, бу хәлгә ачыклык кертә алмагач, кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә...".

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, кичә балалар чартер рейс белән Казанга кайткан. Аларның ял итмәгән көннәре өчен әти-әниләргә компенсация түләнәчәк. Ял итүне башка урында дәвам итәргә теләгән балаларга альтернатив урыннар тәкъдим ителәчәк. Агуланмаган балалар ялны “Лучистый”да дәвам итә. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Исэн-сау курештек... аллага шөкер??????

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар агуланган