Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ләйсән Үтәшева әтисен кыйнаган

Гәрчә үзе моңа бик үкенә.

Павел Воля һәм Ләйсән Үтәшева Светлана Бондарчук «Света вокруг света» тамашасының яңа чыгарылышы геройлары булдылар. Ләйсән моңа кадәр яшерен сер итеп саклаган кичерешәре, балачакта тиран әтисенең мыскыл итү корбаны булы турында сөйли.

Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән атаклы гимнастка балачагында әтисенең эчкечелегенә, деспотлыгы һәм кул күтәрүләренә түзәргә мәҗбүр була. Аның әтисе исерек килеш өенә кайтып җәнҗаллар куаптара торган була, хатынын һәм кызын кыйный. Берничә ел шулай дәвам итә, ә Ләйсәнгә нибары ун яшь булганда, ул башкача түзеп тора алмый һәм әтисен гимнастик снаряд белән нык кына кыйный.

Спортчының әнисе ирен хәмергә бәйлелектән дәваларга омтылган, тик барлык тырышлыклар да уңышсызлыкка дучар булган. Ахыр чиктә, хатын тормышын бозган ир белән аерылышырга карар иткән.

«Минем яктан әтигә нәфрәт булмасын өчен ул миңа бик дөрес сүзләр әйтте: "Әтиең бераз авырып китте. Әйдә, без аны дәваларга тырышыйк". Аның һәрвакыт битенә туңган ит куеп, күгәрүдән котылырга тырышуын күреп, йөрк әрни иде. Аны яклап үз атама кул күтәрдем. Болай булырга тиеш түгел иде, әлбәттә», - ди спортчы Бондарчук белән әңгәмәсендә.

Фото: "НТВ"

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Үтәшева