Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Люция апа үзе бер кеше ул

Бакчасында үзгә гүзәллек. Сөбханалла, күз тимәсен! Бу ханым бакча тоту, чәчәк үстерүдән тыш маллар да асрый, дин сабакларына йөрергә дә вакыт таба.

Җәй башларында Куныр авылында абунәчеләр белән очрашып йөргәндә Люция апа Вагидуллинада да булган идек. Терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан бу уңган апаның мәш килеп бакчада яшелчә үстергән, чәчәкләргә җан өргән вакыты иде. “Чөгендерләрем никтер начар тишелде, берән-сәрән генә чыкты, яңадан чәчтем әле” дигән иде шул чакта. Әнә хәзер кызыл витаминнар түтәләрендә ничек матур булып үсеп утыра. Матурлыкны ярата Люция апа, тәрәзә челтәрләрен ничек оста итеп төрле төскә буяп куйган! Бакчасында үзгә гүзәллек. Сөбханалла, күз тимәсен! Бу ханым бакча тоту, чәчәк үстерүдән тыш маллар да асрый, дин сабакларына йөрергә дә вакыт таба. Ярдәмчел дә үзе, Кунырга визит вакытында безгә дә бик булышты. Хәерле озын гомерләр насыйп булсын сезгә, Люция апа. Әнә, безгә җибәргән фотохәбәрдә дә “Чәчәкләргә гашыйк Люция апа”, дип язганнар.Чәчкәләргә генә түгел, тормышның үзенә дә гашыйк кешедер ул.

Разия Закирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе