Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

М12 төзелеше 80 меңгә якын эш урыны булдырачак

Трасса Мәскәүдән Казанга кадәр юл вакытын ике тапкыр кыскартыр, шулай ук макроикътисади нәтиҗә 2,4 трлн сум бирәчәк.

М12 трассасын төзүгә якынча 80 мең кеше җәлеп ителәчәк, моннан тыш, 5 мең эш урыны аны эксплуатацияләү этабында булдырыла, дип сөйләде «Автодор» дәүләт компаниясенең инвестицияләр һәм стратегик планлаштыру идарәсе рәисе урынбасары Георгий Чичерин. Бу хакта «Российская газета»хәбәр итә.

«Мәскәү-Казан» тиз йөрешле юлының макроикътисади нәтиҗәсе 2,4 трлн сум булыр дип көтелә. Белгеч сүзләренә караганда, икътисади нәтиҗә продукцияләрен автотранспорт белән ташырга авыр булган Федерация субъектларын 8 сәгатьлек зонада берләштерү хисабына ирешеләчәк.

"Яңа тиз йөрешле М12 маршруты иң эре региональ һәм агломерацияләр үзәкләрен (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, Чувашия һәм Татарстан Республикалары) Россиянең Европа өлешендәге (М11 „Нева“, ЦКАД, М3 „Украина“, М1 „Беларусь“, М4 „Дон“) тиз йөрешле автомобиль юллары челтәре белән тоташтырачак», — дип билгеләп үтте Чичрин.

Юл төзелеше төбәкләр арасында юл вакытын ике тапкыр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, һәм бу инде эксплуатациянең беренче елында ук. 70 млн. тоннага кадәр эчке йөк агымын җәлеп итү көтелә.

Тиз йөрешле автомобиль юлы «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының мөһим өлеше булачак. Маршрут тирәли 62 млн. россияле яши - бу халыкның 40%ын тәшкил итә.

Ул куәтле һәм үсеп килүче регионнарны берләштерәчәк һәм аңа якын-тирә территорияләрнең икътисадын үстерүгә ярдәм итәчәк.

Тулырак: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: М12 трассасы