Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Магнит" кибете янын чүп баскан (фото)

Чисталык турында газетабызда да, сайтыбызда да күп язабыз. Тирә-ягыбыз тәртип булсын дип райодашларны чисталыкка өндәү максатыбыз. Чисталык комиссиясе, экологлар тарафыннан да бик эшләр башкарыла.

Әмма никадәр генә көрәшсәк тә, әле һаман да чисталыкка битараф булучыларның саны шактый. Инде андыйлар белән көрәшү өчен безнең сафларга теләге булган райондашлар да кушыла башлады.
Беркөнне Марсель Гайнуллин социаль челтәребездә "Торак коммуналь хуҗалыгы үзәктәге "Магнит" кибете тирәсен дә тәртипкә китереп китсә, шәп булыр иде, алайса үзләреннән юк инде. Матур чәчәкле клумбалар урынына кычыткан, әрем.....хәтта ат кузгалаклары да үсеп утыра бит. Бу мәшхәрне чисталык комиссиясе күрми микән әллә, район үзәге бит" дигән язу калдырган иде. Бәлки әлеге язманы укып, комиссия килеп беркетмә төзегәнче хуҗалар кибет тирәсен тәртипләп куярлар дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: