Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Магнит йоткан бала үлемнән чак калган

Табиблар бер яшьлек сабыйга ашыгыч рәвештә операция ясаганнар.

Иркутск өлкә балалар клиник дәваханәсендә магнит шарлары йоткан бер яшьлек баланы коткарып калганнар. Бу хакта “IrkutskMedia” басмасы хәбәр итә.
Металл әйберләр эчәклеккә шулкадәр зыян китергән, хәтта анда тишекләр барлыкка килгән.

"Баланың әнисе яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать иткән. Сабыйның температурасы күтәрелгән булган. Аңа рентген ясаганнар һәм көтмәгәндә табиблар түгәрәк әйберләрдән тезелгән чылбырны күргән. Баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә салганнар, ә аннары тиз арада операция ясаганнар", – диелә хәбәрдә.

Балалар хирургы Ирина Кайгородова билгеләп үткәнчә, бала шарларны берәмләп йоткан, әмма алар эчтә бер-берсенә тартылган, шуның аркасында ялкынсыну процессы башланган.

"Операция катлаулы булды, озакка сузу коточкыч нәтиҗәгә китерергә мөмкин иде. Хәзер баланы реанимациядән хирургия бүлегенә күчерергә әзерлибез", - дип белдерә табиб.

Элегрәк “Sputnik” радиосы хәбәр итүенчә, Мәскәү өлкәсендә табиблар магнитлар йоткан баланы коткарган иде.

Өйдә кечкенә сабыйлары булган әти-әниләр аеруча сак булсын, уенчыклар арасыннан магнитлар кебек вак предметларны алып куйсыннар иде. Андый нәрсәләр бала гомерен куркыныч астына куя, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала гомере