Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Магнитогорскида газ шартлаган йортта һәлак булучыларны җирли башладылар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару операциясенең төгәлләнүе хакында хәбәр итте.

(Казан, «Татар-информ»). Магнитогорскида торак йортның бер подъезды җимерелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр белән хушлашалар. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Магнитогорск шәһәре хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Хушлашу мәрасимендә йөзгә якын кеше катнаша. Чиләбе өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, туганнары һәм якыннары әлеге фаҗигадә һәлак булган ир белән хатын һәм аларның яшь ярымлык кызы белән хушлаша. Чарага Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский да килгән.

Кичә – алты, бүген – тугыз, 7 гыйнварда бер кешене җирләячәкләр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: ТИ

Магнитогорскида 31 декабрь иртәсендә газ шартлау нәтиҗәсендә Карл Маркс проспектындагы 12 подъездлы 10 катлы панель йортның бер подъезды тулысынча җимерелеп төшкән. 39 кеше һәлак булган. Биш кешене хастаханәгә озатканнар, аларның хәле тотрыклы.

3нче гыйнвар көнне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару операциясенең төгәлләнүе хакында хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт җимерелгән