Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Магнитогорскида җимерелгән йорт хәрабәләре арасында 11 айлык исән баланы тапканнар

Газ шартлап җимерелгән йорт плитәләрен аралаганда, коткаручылар бала елаганга охшаган ыңгырашкан тавыш ишеткән.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Магнитогорск шәһәрендә кичә газ шартлап җимерелгән йорт хәрабәләре арасында унбер айлык кыз баланы таптылар. Ул исән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

Хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм табиблары күкрәк баласын тикшерә. "Бала исән килеш табылды. Аны табибларга тапшырдылар", - дип сөйләгәннәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Магнитогорскида 31нче декабрь иртәнге алтыда торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Гадәттән тыш хәлнең төп сәбәбе – көнкүреш газы шартлау. Хәзерге вакытка булган мәгълүматлар буенча, фаҗигадә һәлак булучылар саны егерме бер кеше булды,  тагын 20 кешене эзләү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Сабыйны "Лидер" оешмасы вәкилләре тапкан. "Коткаручылар плитәләрне аралаганда бала елаганга охшаган ыңгырашкан тавыш ишетеп алды. Шуннан соң сабыйны җайлап кына алдылар һәм табибларга тапшырдылар", - дип сөйләгәннәр матбугат хезмәтендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында баланың хәле турында сөйләмәгәннәр. "Яхшыга өметләнәбез", - дигәннәр.

Фото: 74.mchs.gov.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йорт җимерелгән