Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Магний ни өчен кирәк һәм ул нинди продуктларда бар?

Шоколад ашыйсы килү теләге организмга магний җитмәү билгесе булырга мөмкин.

Ә ул организм өчен иң мөһим минералларның берсе. Магний бигрәк тә нерв системасы һәм йөрәк эшчәнлеге өчен зарур. Кешегә көненә 300-400 мг магний кирәк. Организм аны үзе эшкәртеп чыгармагач, запасны магнийга бай продуктлар белән тулыландырасы була. Магний чикләвекләрнең бөтен төрендә дә бар. Ә иң күбе фундук (100 гр да 315 мг), кешью (100 гр да 270 мг), һәм кыздырган миндальдә (100 гр да 260 мг).   

100 гр шоколадта ул 230 мг. Составында кимендә 70 процент какао булган шоколад күпкә файдалырак.

Көз көне кабак төше күп була. Аны әрәм итмичә, һәр көнне бераз гына булса да ашап куегыз. 100 гр кабак төшендә 500 мг магний бар. Кунжутта – 400 гр га якын, көнбагышта һәм борчакта – 125-129 мг.

Магний җиңелрәк үзләштерелсен өчен, рационга составында В6 витамины булган продуктларны кертегез. Шулай ук кош ите, диңгез балыгы, фасоль ашагыз.  
 

Магний җитмәү билгеләрен кеше үзе дә сизәргә мөмкин, әгәр дә ул:

  • гел арыганлык сизү
  • эшлисе килмәү
  • йокысызлык
  • тынычсыз булу
  • тиз ярсып китү
  • һава торышына сизгерлек
  • баш әйләнү
  • чәч коелу, тырнак сыну

Безнең киңәшләрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Дилбәр Гарифуллина

 Шәһри Казан

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: витаминнар файдалые ризыклар магний