Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Максатыбыз – һөнәрле итү»

Соңгы елларда илебездә, Татарстанда һәм дә безнең районда инклюзив белем бирү системасын төзү, ягъни мөмкинлекләре чикле булган балаларның сәламәт яшьтәшләре белән бергә уку мөмкинлекләрен тудыру буенча эш алып бару алгы планга куелды.

Шул нияттән, районыбызда Карадуган гимназиясендә, Нөнәгәр, Түнтәр урта мәктәбендә инклюзив сыйныфлар барлыкка килде. Балалар әлеге юнәлештә инде дүрт ел белем ала, шул уңайдан нәтиҗәләр белән дә кызыксынып, Карадуган гимназиясенә мөрәҗәгать иттек. Инклюзив сыйныфлар буенча директор урынбасары Зарипова Гүзәл Нурулла кызы белән булган әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

– Гүзәл Нурулловна, гаять тә четерекле хезмәтегез белән бишенче уку елына таба барасыз, тәүге чыгарылышыгыз да булды, яңа юнәлешкә карата фикерләрегез ничек?

– Әйе, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә инклюзив сыйныфлар 2018-2019 уку елында ачылды. Әлеге сыйныфлар үз эченә үзенчәлекле балаларга бүгенге җәмгыятькә ярак-лашырга һәм киләчәк тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүне ала. Дүрт ел инде 3 сыйныф булдырып эшлибез, узган елның сентябреннән 16 бала инклюзив сыйныфларга алынды. Шуннан бирле балалар саны 20 тирәсендә тирбәлә, беренче чыгарылыш «кошчыкларыбызның» саны да 5әү булды. Алар барысы да бүгенге көндә республикабызның һөнәри уку йортларында белем ала.

– Алшартларсыз гына бу эшкә тотынып булмагандыр?

– Әлбәттә, бу эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару өчен алшартлар тудырылды, гимназия тарафыннан зур эш башкарылды: укытучыларны укыту, программалар өйрәнү, мөмкинлекләре чикле укучылар өчен ФГОС таләпләренә туры китереп уку-тәрбия процессын оештыру, мәктәп документациясенә үзгәрешләр кертү, ә иң мөһиме башлангыч сыйныф өчен махсус бүлмә һәм уен зонасына ирешү булды.

– Үзенчәлекле балаларга үзенчәлекле шартларга ияләнү кыенга туры килмәдеме?

– Әлеге балаларыбыз гимназия бусагасын атлап кергәндә стена кырыеннан сагаеп кына йөрделәр. Үзләре кашык тотып ашый алмаучылар да бар иде, өс киемнәрен тиешле дәрәҗәгә китереп кию дә аларга бик кыен иде. Бу үзенчәлекле чор артта калды, без яңа уңышларга ирештек. Башлангыч сыйныфтан кала, ике сыйныф укучылары да хәзер бүлмәдән бүлмәгә йөреп белем ала. Югыйсә, алар шушындый сыйныфлар булдырганчы өйдә генә торып укырга мәҗбүр иделәр.

– Сез зур, игелекле һәм изге эшкә алынырга батырчылык иткәнсез!?

– Шулай. Кызганыч, районы-бызның кайбер мәктәпләре бу эшне башкарудан куркып кала. Әмма бүгенге федераль кануннар нигезендә барлык белем бирү учреждениеләре дә бу эшне башкарырга сәләтле, һәм ул үтәлергә тиеш тә. Менә без дә, дүрт ел дәверендә барлык хезмәткәрләр, укучыларыбыз үзенчәлекле чор кичердек, тормышка икенче күзлектән карарга өйрәндек: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләрен ныгыттык.

– Укучылар төрле авыллардан килеп укый дип беләбез...

– Укучыларыбызның күбесе районыбызның ун авылыннан килеп белем ала. Шул исәптән районыбыз җитәкчелеге ярдәме белән махсус автобус маршруты билгеләнде. Ә 2019 елның гыйнвар аенда гимназиябезгә шушы класслар өчен өр-яңа махсус автобус тапшырылды. Бүгенге көндә Балтач бистәсенең автовокзал яныннан автобус ике рейс ясый, 7.00 һәм 7.30 сәгатьләрдә балаларны гимназиягә китерә.

– Инклюзив сыйныф эшчәнлекләре буенча тәҗри-бәләр уртаклашасызмы?

– Шушы дүрт ел эчендә үзенчәлекле балаларыбыз белән эшләнгән эшне күрсәтеп, ике зона семинары, һәр уку елы ахырында «Ачык ишекләр көне» узды. Ә иң куанычлысы һәм күңелләрдә якты хатирәләр калдырганы – районыбызның барлык үзенчәлекле балаларын сөендереп, иганәчеләр ярдәме белән ике мәртәбә районкүләм кул эшләре бәйгесен уздыру булды. Бу конкурста барлык балалар да кыйммәтле бүләкләр белән беррәттән диплом һәм мактау грамоталарына лаек булдылар. Әлеге чараларның кунаклары булып шушы юнәлештә күп еллар эшләп килүче Арча районы Кенәр интернатыннан да укытучылар бар иде. Аларның эшчәнлегебезне югары бәяләүләре дөрес юлдан баруыбызга ныклы ишарә иде. Шулай ук район һәм республикакүләм конкурслардан да читтә калмыйбыз. Ел саен «Без бергә» конкурсында җиңүче, икенче ел рәттән «Абилимпикс» ярышында 1, 2, 3 урыннарны яулыйбыз, Халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә сынатмыйбыз, гел беренчелектә барабыз.

– Бер генә бала да белемсез калырга тиеш түгел, дигән таләпләр үтәлә димәк...

– 2018-2019 нче уку елы агымында, Россия Федерациясе карары нигезендә, укытылмый торган балалар юк дигән яңалык керде. Белгәнебезчә, районыбызның моңа кадәр бер җирдә дә белем алмаган төрле яшьтәге 11 бала 1 сыйныфка кабул ителде, бүгенге көндә 6 бала безнең гимназиябез карамагында. Бу яңалыкка төрле карашлар булды: «Нигә кирәк инде ул? Аларны укый алыр дип беләсезме?» Бу юнәлеш балаларга, ә иң мөһиме аларның әти-әниләренә тормышка карата яңа сулыш өрде. Чөнки алар үзләренең балаларын җәмгыятькә файдалы итеп тоя башладылар, аз гына уңышларына да сөенделәр. Бу балаларга хәреф язарга, укый белергә өйрәтү түгел, ә бүгенге җәмгыятькә яраклашырга һәм киләчәк тормышта урын табарга ярдәм итү гаять тә мөһим бит. Мәсәлән, 16 яшьлек укучы белән без төсләр аерырга өйрәндек. Алар укытучыларын сагынып көтеп алалар. Моны бик зур нәтиҗә дип саныйм мин! Ә иң зур җиңү – ул безнең Карадуган гимназиясенә ирештерелгән әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре. Нинди генә чара уздырсак та: ул булмасын ата-ана җыелышы, төрле бәйрәмнәр, әниләрнең күбесе рәхмәт хисләрен белдереп кайтып китә.

– Бер мәшәкатьсез генә хезмәт булалмаган кебек, сездә дә бардыр инде ул проб-лемалар?

– Дөрес, бер генә эш тә авырлыкларсыз була алмый. Безнең эшчәнлектә дә проблемалар аз түгел, укыту бүлмәләре чикле булу эшебезгә аяк чала. Янкорма төзелеп, яңа бүлмәләргә ирешә алсак әйбәт булыр иде. Тиешле кадрлар җитмәү итәктән тарта, штатта логопед булса, эшебез тагын да җиңеләер кебек. Балаларга да тулы, тиешле ярдәм күрсәтеп булыр иде. Махсус китаплар булмау кыенлыклар тудыра. Бүгенге көндә бу юнәлештә безгә ярдәмгә Кенәр интернаты килә. Үзебезгә дә яңа китаплар булдыру начар булмас иде. Форсаттан файдаланып, районыбызның олы йөрәкле кешеләре шушы балаларны укыту өчен кирәкле җиһазларны алырга ярдәм итсә, без бик рәхмәтле булыр идек. Кечкенә генә уңышлардан да көч алып, алга таба планнар булдыру һәм эшне тиешле дәрәҗәдә башкару – безнең төп вазыйфа. Шушы изге юлдан чигенмәскә иде инде.

– Амин! Балалаларның йөзләрендә нур балкый, беренче елгы куркуларының эзе дә калмаган. Киләчәктә бу балалардан җәмгыятькә файдалы кешеләр чыгачагы хәзердән үк сизелә. Уңышлар сезгә дә, балаларга да! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев