Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мамадыш шәһәре һәм Баулы районының Исергап авыл җирлеге бөтенроссия конкурсы призерлары булдылар

«Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды, Татарстан Республикасының ике муниципаль берәмлеге «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия конкурсы призерлары булдылар.

Бу хакта «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» бөтенроссия конкурсын оештыру һәм уздыру буенча федераль конкурс комиссиясе утырышында билгеле булды.

2020 елның 13 октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә видеоконференция режимында «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсын оештыру һәм уздыру буенча федераль конкурс комиссиясе утырышы узды, анда 2020 ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең иң яхшы тәҗрибәләре аталды. Конкурс кысаларында теге яки бу шәһәрдә нинди идарә практикалары кулланылуы бәяләнде. Бүләкләр бөтен ил буйлап таратырга мөмкин булган иң алга киткән һәм технологик чишелешләр өчен бирелә.

Федераль комиссия карары йомгаклары буенча «Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле «кире элемтә» булдыру, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү һәм гражданнарны башка рәвешләрдә җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга җәлеп итү» номинациясендә җиңүче булып, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлеге танылды. Конкурста катнашу өчен материаллар әзерләү «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе, шулай ук ТР Юстиция министрлыгы катнашында узды. Икенче урын Краснодар краеның Лабинск районы шәһәр җирлегенә бирелде, өченче урынга Калуга өлкәсенең «Обнинск шәһәре» муниципаль берәмлеге лаек булды.

«Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә авыл җирлекләре арасында икенче урынны Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Исергап авыл җирлегенә тапшырды. Конкурс уздыру чорында әлеге номинациядә катнашуга РФнең 66 субъектыннан 265 гариза кергән (168 гариза шәһәрдән, 97 - авыллардан). Липецк өлкәсе авыл җирлекләре һәм Ханты-Мансийск округы - Югра беренче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Нәтиҗә ясап, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мондый конкурслар үткәрүнең мөһимлеген күрсәтте: «Алар, беренче чиратта, үзләренең торак пунктлары, поселоклары, шәһәрләре белән халыкның канәгатьләнүенә юнәлдерелгән. Идарә буенча җирле карарлар никадәр күбрәк булса, кешеләр шулкадәр сыйфатлы яшәячәк. Сайлап алуга күп санлы яхшы, көчле проектлар керә, шуңа күрә мин киләсе елда җиңүчеләр санын арттыру мөмкинлеген карарга куштым», - дип белдерде вице-премьер Марат Хөснуллин.

Исегезгә төшерәбез, 2020 ел башында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча приз фонды 1 млрд сумга кадәр арттырылды. Шулай итеп, быел 5 номинациядә ике категория - шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре буенча бүленгән 30 җиңүче билгеләнә. Жюриның иң югары билгесен җыючылар 10 млн сумнан 75 млн сумга кадәр алачак. Быел конкурска 78 төбәктән 1000гә якын гариза кергән, Татарстаннан, аерым алганда, 20 районнан һәм 2 шәһәр округыннан 31 гариза килгән.

Фото: министрлыкның рәсми сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Татарстан бәйге мамадыш россия лидерлары бөтенроссия конкурсы иң яхшы муниципаль тәҗрибә баулы исергап авыл җирлеге