Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мандарин ашап ротавирус йоктыру турындагы хәбәрләр дөрес түгел — Роспотребнадзор

Ротавируслы инфекция җиләк-җимештә "яшәми": аларны әйбәтләп юсаң, инфекция йокмый, дип белдерә белгечләр.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда таралган, мандарин ашап ротавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин дигән хәбәрләрне кире какты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарәнең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева җиткерүенчә, бу мәгълүмат бары спам, аның бернинди нигезе юк. Шуның белән бергә идарә вәкиле узган ел да Яңа ел алдыннанда шундый нигезсез хәбәр таратылганын искәртте. «Ротавируслы инфекция җиләк-җимештә "яшәми". Аларны әйбәтләп юсаң, инфекция булмый», - дип аңлатты Миләүшә Җамалиева.
Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250