Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мандаринны дөрес сайлагыз!

"Роскачество”да иң яхшы мандаринны ничек сайларга икәнлеген аңлатканнар. Белгечләр җимешнең яңа өзелгән кебек, чиста, бер урыны да бозылмаган булырга тиешлеген ассызыклаган.

Мандариннарда бернинди зыян да, киселгән урыннар да булырга тиеш түгел. Шулай да бераз тышкы дефектлар рөхсәт ителә — зур булмаган тырналу-ышкылулар, кабыгындагы буялулар мандаринның тәменә һәм сыйфатына берничек тә тәэсир итми.

«Роскачество» билгеләп үткәнчә, Русия киштәләрендә кытай-япон сортларын: шивамикан, сатсум, Төркия, Тунис, Марокко һәм Испаниядән гибридлар: муркотт, надоркотт, клементин һәм башкаларны очратырга мөмкин. Русиялеләр барлыгы 70кә якын сорт таба ала.

Экспертлар клементиннарны гибрид мандариннар арасында иң тәмлесе, татлысы дип атаган. Пикси сортын да яхшы дип билгелиләр. Бу тәмле мандарин бик озак саклана да.

Белгечләр кабыгы өстендә күгәргән урыннары булган мандаринны алмавы яхшырак, дип кисәтә, чөнки бу гөмбә авыруы билгесе булырга мөмкин. Шулай ук артык йомшак урыннары булган җимештән дә сак булырга кирәк, дип яза "Кызыл Таң".


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр