Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Марҗа» һәм «Марҗа түгел» дип язылган футболкалар юкка чыккан

Хатын кызлар өчен кием чыгара торган «Святая» бренды «Марҗа» һәм «Марҗа түгел» дигән язулы футболкалары белән интернетта бәхәс тудырды.

Күп кеше, «марҗа» сүзен урыслар өчен кимсетү сүзе булуын, әлеге кием брендының футболкалары халыкара низаг чыгарырга мөмкинлеге турында әйтте. Шулай ук кайбер интернет мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә брендны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган.

Тавыш чыкканнан соң «Святая» тиз арада футболкаларны интернет кибетләреннән һәм инстаграм битләреннән алып куйды. Кайберәүләрнең «Марҗа» һәм «Марҗа түгел» футболкаларына карата булган тискәре мөнәсәбәтен бик рациональ дип атап булмый. Чөнки киемне кеше үзе сайап сатып алып кия. Әгәр, дә кемнең дә булса мондый язу белән йөрисе килми икән, футболканы сатып алмаска да була бит. Икенче яктан караганда, әлеге шау-шу брендка карата кызыксынуны арттырып кенә җибәрде. Начар реклама да реклама, диләр, чыннан да шулай. Күпчелек мәгълүмат чаралары әлеге яңалык турында язгач, сайтка кереп караучылар бермә бер арткан булырга тиеш. Кием салым кибете хужаларына килеп чыккан ситуациядән дөрес итеп файдаланы гына кала.

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе