Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Марат Сәфәргалиевның кулларыннан гөлләр тама

Гөл куя торган киштәләр, урындык-өстәлләр, тәрәзә рамнары, берсеннән-берсе матуррак, кабатланмас сувенирлар һ.б. Марат Сәфәргалиев башкарган хезмәтләрнең берничәсе генә...

Бөрбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә биредә төпләнеп яшәүче Марат Сәфәргалиев инде кечкенә чагында ук әтисенең агачтан әйберләр ясавын бик озак карап утырырга яраткан. Кечкенәдән кулына эш коралларын тотып, агачтан төрле әйберләр ясый башлаган. Инде хәзер эш коралларын кулыннан да төшми.

Ул ясаган җиһазларны авыл халкы, күрше-тирәдә мактап бетерә алмыйлар. Аның әйберләрен алыр өчен, якын-тирә авыллардан да киләләр, заказ бирүчеләр дә күп. Иң мөһиме - агач остасы беркемне дә кабатламый.

Шунысы куандыра, киләчәктә исә эшен дәвам итәрлек уллары Ренат, Азат, Айрат үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250