Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Марганцовка эчкән иде...

Республикада очраклы рәвештә марганцовка эчкән һәм бик көчле пешү алган Арслан Янышевны дәвалау өчен акча җыюны туктаттылар.

Элегрәк хәбәр иткәнчә, Израильдә дәвалануга 7 миллион сумнан артык таләп ителгән. Сабыйның әти-әнисе акча җыюга бөтен көчен салды һәм бүген, 5 февральдә, мөһим яңалык белән бүлештеләр - акча җыелган. Хәзер балага операция ясарга мөмкин булачак, шуннан соң ул үзе сулыш алалачак.

- Күз яшьләре... Бу юлы бу - бәхет күз яшьләре. Бөтен дөньяга чын могҗиза турында кычкырасы килгән мизгел. Сез - безнең кешеләр. Безнең акылга сыймаслык кешеләр сез. Сез төрле-төрле, ләкин сезне бер генә нәрсә берләштерде - Арсланга ярдәм итү теләге. Сез безгә үзегезнең бер өлешегезне бүләк иттегез. Көчләр инде бетеп барган кебек тоелганда, өмет уяттыгыз, ярдәм кулы суздыгыз. Сез безнең проблемага битараф булып, үтеп китмәдегез. Сезнең ярдәм белән без яхшылыкның, бердәмлекнең барлыгын аңладык, - дип язалар Арсланның әти-әнисе бүген социаль челтәрләрдә.

Малайның әнисе Диана хәбәр иткәнчә, хәзер гаилә дәваланырга очу өчен чикләр ачылуны гына көтә.

 

Фото:  ufa.kp.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

https://kiziltan.ru/articles/republic/Margantsovka-echk-n-ide-665023/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев