Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мари ягыннан куркыныч өермә килде дә... Аллам сакласын (+фото)

Мәгълүм булганча, узган атнаның җомга кичендә Балтач өстеннән ураган узып, Чепья җирлегенә, Кургем авылына зыян салды. 


– Чепья авылына зыяны тимәде аның, – ди Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин. – Өермә Мари ягыннан килеп, Арбор авылы су буендагы агачларны егып, Кургемга юл тотты. Шунлыктан, безнең җирлеккә куркыныч зыян килмәде. Инде ул агачларны егетләр җыештырып, кисәсен кисеп, урнаштырып, хәл итеп куйдылар. 

Агачларны егып кына түгел, төбе-тамыры белән кубарып атуын күрсәткән видео бу көннәрдә социаль челтәрләрдә йөрде. Зыянны Күргем авылы халкы күрде. Биредә йорт түбәләренең калайлары кубарылган, очкан, урам тулы агач ботаклары, ут чыбыклары асылынган... Фотолардан караганда котың очарлык, әле ярый кешеләре зыян күрмәгән, үлем-китемнәр юк, шөкер. Бу көннәрдә авыл халкы иминиятләштерүче компанияләргә мөрәҗәгать итү белән мәшгуль. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге мал-мөлкәтләрен “АК барс” компаниясендә иминиятләштергән булып чыкты 
– Агентларга көнендә үк хәбәр иттеләр,– ди әлеге компаниянең урындагы директоры Айдар Хәбирович. – Иртән барып килгән зыянны күрдек, клиентларга йөреп чыктык, документларны эшләп бетереп, тиз арада түләү ягында. 
Гадәттә, ерак авылларда милекне әллә ни зур суммага иминиятләштермиләр, шул җиткән, диләр. Әлеге очракта иминият акчалары килгән зыянны капларга җитсә ярар иде.

Фотолар социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев