Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мариның бияләе төшеп калган җирдә...

"Комзавод авылының ерак бер җиләкле тау битендә чишмә саркып утыра. Пыжам елгасында булганлыктан, аны Пыжам чишмәсе дип атыйлар.

Авылга су килгәнче халык әлеге чишмә суыннан кинәнде, ташырга ерак иде, әмма су җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирде. Хәзер сулар йортка кадәр кертелгән, шунлыктан бу чишмә инде күптән онытылган. Җиләккә баручылар гына уч тутырып суын эчә. Заманында тормыш алып барырга, балалар үстерергә ярдәм иткән чишмәне онытмаска иде. Бу хакта җирлектәгеләргә дә әйткәлибез инде, шуны түбә астына алып, төзекләндереп булмас микән, дип. Бер истәлекле урын булып калыр иде. Үз чорында бик тә кирәкле, кадерле иде бит.

Финанс ягы чамалыдыр шул инде. "Кызыл юл" җәмгыяте рәисе Фердинанд алынмас микән дигән өмет бар менә. Бәлки "Хезмәт" аша бу гозеребезне укып, ишетеп, берәр сүзен әйтер. Элек сугыштагылар да Пыжам суын посылка итеп салырга кушалар иде. Әле дә көчле авыру биләп алса, иреннәр Пыжам суы дип пышылдый ", дип мөрәҗәгать итте Комзавод авылының өлкәне Фәрит абый Җиһаншин. Аның фикерен бик өлкәннәр генә күтәреп ала шул, яшьрәкләр нәрсәгә инде ул, ди. Ил агасын аңлар өчен аның кадәр яшәп карау белән бергә башка төрле йөрәк кирәк шул. Ә ни өчен Пыжам дигәнгә, имеш, шул тирәдәге мари авылында яшәүче бер мари шул тирәдә бияләен югалткан да, Пыжамым төшеп калды дип, бик кайгырган...Пыжам марича бияләй булып чыга инде, хак булса әгәр...

Фото: http://www.musicful.ru/uploads/images/r/o/d/rodniki_ptitsa.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250