Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Марокко егете Хәмзәнең Түнтәргә кайтасы килә

"Шүрәле" китабы Мароккодагы ислам гаиләсендә нык кызыксыну уята.

Түнтәр авылы китапханәчесе Энҗе Якупованың Мароккодагы күпбалалы гаилә белән инстаграм аша аралаша башлавына бер еллап вакыт узып бара. Марокко – Африкада урнашкан дәүләт.

­- Китапханәгә эшкә килгәнче мин инстаграмның нәрсә икәнлеген дә белми идем, бирегә эшкә килгәч аккаунт ачтык. Минем иптәш кызым Анастасия Италиядә яши, ул миңа язылды да, аның аша чит илләрдә яшәүчеләр дә языла башлады. Һиндстан, Ирак, Таҗикстан, Төркиядә бик яхшы аралашкан дусларым бар, ләкин иң беренче ныклап аралашканы Мароккодан Хәмзә дигән малайның гаиләсе булды. Мрирт дигән шәһәрдә яшиләр, әтисе лаеклы ялда, әнисе әле эшли, өч апасы бар, бер апасы кияүдә, һәм өч кечкенә балалары бар. Историягә гел туган җиремнең матур ел фасыллары күренешләрен куйдым, аларның бик нык кар күрәселәре килде, күрерсез әле, Алла боерса дидем. Беркөн иртән уянып китсәм, миңа фотолар җибәрәләр, гомер булмаганны быел Мароккода кар яуган, галошны күмәрлек тә кар түгел инде ул, шуңа нык куанганнарын фотолар, видеолар аша күрсәтәләр.

Энҗе алар белән онлайн тәрҗемәче аша аралаша. Хәмзәнең бик тә Рәсәйгә киләсе килә икән, Энҗе язларга, җәйләргә чакырырбыз, дип торабыз, ди. Кышын дәшәргә шикләнә, быелгы кебек суыклар була калса, түзалмаслар, дип курка. Энҗе әлегә гаиләгә бик күп күп уенчыклар җибәргән, арада өч телдә язылган Габдулла Тукайның "Шүрәле" китабы да бар. Менә шушы "Шүрәле" китабы  Мароккодагы ислам гаиләсендә нык кызыксыну уята. Алар аны укырга өйрәнергә тырыша, видеога да төшереп җибәрәләр. Бик кызык һәм күңелле гаилә. Татар теле белән кызыксыналар. Менә хәзер Рәсәй эчендә Татарстан дигән зур, матур дәүләт барлыгын да белделәр.

Әнә шулай, Балтач китапханәчеләре туган телебезне зурлап, бөек шагыйребезнең китапларын чит илләрнең эчкәре калаларында да таныта. Хәмзә кайтканчы, бу темага әле тагын бер кире кайтырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түнтәр авылы чит илләрдә