Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Март аена халык сынамышлары ???

Табигатьтә яз хакимлек итә! Календарьда язның беренче ае. Быелгы яз нинди килер, узган елгы кебек көтелмәгән кар-бураннар булмасмы? Бу хакта сынамышлардан укып белик.

? ТАБИГАТЬ СЫНАМЫШЛАРЫ:
? Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
? Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
? Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
? Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
? Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
? Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
? Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә – яңгырлы җәй билгесе.

? КӨНДӘЛЕК СЫНАМЫШЛАР:
? 1 мартта кояшлы һәм җылы булса, яз шундый килер. Кар яуса, икмәк уңар. Җылы җил иссә – яңгырлы җәйгә. Җил төньяктан иссә, җәй салкын килер.
? 2 март болытлар тиз йөзсә, атна-ун көн матур, аяз һава торышы көтегез.
? 3 март – солы чыпчыгы килсә, тиздән җылы, коры, язгы көннәр җитәр.
? 4 мартта буран булып, көртләр хасил булса, яшелчә уңар.
? 5 мартта каргалар оя-оя очып, ук булып аска атылсалар – кар көтегез.
? 6 мартта коры һава – көннәр җылытуга.
? 7 мартта күк йөзе аяз булып та, кояш бик чыгарга теләмәсә, һава торышы бозылыр.
? 8 мартта кар төшсә, 8 апрельдә суык булыр. Әгәр бу көн коры икән, 8 апрельгә яңгыр көтегез.
? 9 мартта кар яуса, апрель дә шундый ук булыр.
? 10 мартта ала каргалар тавышланса, җәй яңгырлы килер. Әгәр кара каргалар оя корса, тиздән һава торышы утырыр.
? 11 март көнне җил көньяктан яки көньяк-көнбатыштан иссә – җылыта.
? 12 мартта – җылы яктан искән җил һәм тамчы таму – җылы җәйгә ишарә.
? 13 март көнне яңгыр яуса, җәй юеш килер. Түбәләрдә кар эри башласа, тиздән буран булыр.
? 14 март нинди – җәй шундый.
? 15 март көнне буран яки җил булса, яшел үләннәр баш төртүен тиз генә көтмәгез.
? 16 март көнне чыпчыклар түбә калайларына утырып, канатларын чистартса – җылы көннәр җитә.
? 17 март – кара каргалар элеккеге ояларына килсә, яз иртә килер, сулар тиз китеп бетәр.
? 18 мартта ала каргалар төньякка карап ояласа һәм чаукылдашса – көннәр суыта.
? 19 мартта тукраннар тукылдаса, суыклар озак дәвам итә.
? 20 мартта кояш баеганда күк йөзе кызгылт төскә керсә – җил көчәя.
? 21 март көнне тургайлар килсә, яз килеп җитте дигән сүз.
? 22 март җылы булса, 40 көн җылы торыр, бу көн суык булса, 40 көнгә сузылган суыклар көтегез.
? 23 март көнне ала карга томшыгын канат астына яшерсә – суыта.
? 24 март ала каргалар тавышланып йөрсә, һава торышы бозыла.
? 25 март көнне яңгыр яуса, арыш уңа. Ала каргалар җирдән яки кардан йөрсә – көннәр җылыта.
? 26 мартта кара каргалар кичен җыелышып, тавыш бирсә – алдагы атна җылы булыр.
? 27 мартта кар кояш җылысыннан эресә – уңышлы ел булыр, яңгыр явып эресә – корылык.
? 28 мартта акчарлаклар очып килсә, апрель җәй кебек булыр.
? 29 март нинди – апрель шундый.
? 30 мартта торналар килсә, кинәт җылыта. Гөрләвекләр ага башласа, ташулар да озак көттермәс.
? 31 март кичендә йолдызлар гадәттәгедән ваграк күренсә – яңгырга. Кошлар ояларын көньякка үрсә – җәй салкын килер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык сынамышлары март аена халык сынамышлары