Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Март башында температурадагы зур аермалар турында кисәттеләр

Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атна башында, 4-5 мартта, төнлә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк.

Киң һәм аз хәрәкәтле антициклон аркасында Татарстанда һава температурасында зур аермалар күзәтелә. Көн дәвамында ул 20 градус тирәсе тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

1-3 мартта төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Җомга һәм шимбә көннәрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -5..-11 градус тәшкил итәчәк, 1 мартта аязган вакытта -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә -3..+1 градуска кадәр җылыта. 3 мартта һава температурасы төнлә һәм иртән -7..-12 градус, аязган вакытта -13..-18 градус тәшкил итәр дип көтелә. Көндез 0..-5 градус булачак.

Якынча мәгълүматлар буенча, яңа атна башында, 4-5 мартта, төнлә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк. Дүшәмбе термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -18 градуска кадәр төшә. Көндез исә -3..+1 градуска кадәр җылыта. Явым-төшемнәр көтелми, дип яза Татар-информ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев