Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Март кемне бәхетле итәр? Кучкарны яңа эш, кызны максат, бурычлар көтә

Март аена йолдызнамәне монда укыгыз!

Кучкар яңа эшкә тотыныр. Үз көченә ышанырга кирәк булыр. Аның кебек уйлаган, идеяләре белән сокланган кешеләр барлыгын аңлар, дуслар табар. Финанс уңышка ирешер һәм хыялын тормышка ашырыр.

Мартта бәхет килсен өчен үгезбозаудан тырышлык таләп ителә. Аннан ярдәм, киңәш сораучылар булыр. Үгезбозауга яхшы иптәш кирәк. Бу очракта алар бергәләп таулар күчерер, уңышка ирешер.

Игезәкләр тормышында яңа этап башлана. Ышанычы артыр. Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда гына сак булу кирәк. Вәгъдәләрне дә ашыгып биреп ташлама. Онытылмас сәяхәткә чыгарга мөмкинлек бирүче керем килүе көтелә.

Яз башлану белән арысланның кәефе яхшырыр. Күп идеяләр, яңа проектлар барлыкка килер. Амбицияләрне дөрес бәяләргә кирәк. Арыслан якыннарының ярдәмен тояр. Тормышына финанс уңышы килер.

Кыз үзенә максатлар һәм бурычлар куймакчы. Бик күп мөмкинлекләр ачылыр. Эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешер һәм финанс хәлләре яхшырыр. Бәхеткә юл ачылачак. Якын кешеләр турында онытмаска кирәк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә