Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мартта нинди чәчәкләр утыртырга?

Бакчагыз җәй башында ук гөрләп торсын, дисәгез, эшкә тотынырга вакыт!

Язның беренче аенда көннәр җылыта, кояш та яктырак карый башлый. Язгы матур көннәр башлану белән хуҗабикәләргә «Быел бакчада нинди чәчәкләр үстерергә икән?» дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук гөрләп чәчәккә төренсен өчен алдан рассада үстерү юлын карарга кирәк.

Мартта гацания, остеоспермум, эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, канәфер, брахикома, арыслан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния кебек чәчәкләрнең орлыкларын утыртырга була.

Бу айда чәчәк орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 18, 19, 23, 24, 26-29. Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчәкләрне утырту өчен 23-24, 26-29 март иң яхшы көннәр санала. Ә менә 20, 21, 25 март чәчү өчен уңышсыз көннәр булачак.

Үзегез үстергән чәчәкләр матур да, чагу төсле дә булачак.

Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчәк утырту